Франция: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 118:
* 1946—1958 — Дүртенче республика.
* [[1959 ел]]ның [[8 гыйнвар]]енде — [[Шарль де Голль]] Франция президенты итеп сайлана. [[Бишенче Республика]] беренче президенты.
 
== Дәүләт төзелеше ==
[[Файл:Brigitte Macron and Emmanuel Macron - November 2018 (1541931667) (cropped).jpg|right|200px|thumb|Франция президенты [[Эмманюэл Макрон]] хатыны Брижит Макрон белән]]
Франция — [[президент]]лы [[Унитар дәүләт|унитар]] [[республика]]. Илнең төп кануны — [[1958 ел]]ның 4 октябрендә кабул ителгән конституция. Ул Бишенче республиканың хакимият оешмаларының эшчәнлеген билгели, президент-парламентлы идарә итү формасын раслый. Конституциянең кайбер маддәләре берничә тапкыр үзгәртелгән. Франциядә 9 әгъзадан торган Конституцион шура бар, ул сайлауларны дөрес оештыру, кануннарның конституциягә туры килүен күзәтеп бара.
 
Ил башлыгы булып президент тора. 1965 елдан башлап Франция президентын туры халык сайлавы ярдәмендә билгелиләр. 2002 елга кадәр президент вәкаләтләре 7 ел дәвам иткән, хәзерге вакытта президент 5 еллык мөддәткә сайлана. Президент киң вәкаләтләрдән тыш конституция үтәлешен контрольдә тота, илнең милли бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм халыкара нормалар үтәлеше гаранты булып тора. Президент Париждагы [[Елисей сарае]]ндә яши. 2017 елның 14 маенда Франция президенты вазифасына [[Эмманюэл Макрон]] кереште<ref>[https://www.azatliq.org/a/28473770.html Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен"]</ref>.
 
Президент премьер-министрны билгели. Премьер-министр эчке һәм икътисади сәясәт өчен җавап бирә, хөкүмәт эшчәнлеге өчен җавап тота. Парламентның теләсә кайсы вакытта хөкүмәткә ышанычсызлык вотумын белдерү мөмкинлеге бар. Гадәттә, премьер-министр парламентта күпчелекне тәшкил иткән фирканең вәкиле булып тора. Премьер-министр Милли җыенда кануннар кабул итүне тәкъдим итә һәм үзе аларның үтәлешен контрольдә тота. Ул милли саклану өчен җавап бирә. Президент юклыгында ул аның вазифаларын үти. 2017 елның 15 маеннан Франция хөкүмәтен [[Эдуард Филипп]] җитәкли.
 
[[Файл:Palais Bourbon Nuit.jpg|left|200px|thumb|Милли җыен җыелган Бурбон сарае, Париж]]
Франциядә канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Ул ике өлештән тора: Сенат һәм Милли җыен. Республика Сенаты туры булмаган гомум сайлау нәтиҗәсендә сайлана, анда 348 сенатор әгъзалык кыла. 305 сенатор метрополияне тәкъдим итсә, 8 сенатор - диңгез арты җирләре, 5 - Француз җәмгыятьләре вәкилләре, 12 - чит илләрдә яшәүче француз ватандашлары вәкилләре. Сенаторлар 6 еллык мөддәткә сайлана (2003 елга кадәр - 9 елга).
 
Милли җыен депутатлары туры гомум сайлау нәтиҗәсендә 5 елга сайлана. Милли җыенда 577 әгъза, аларның 555 - метрополия вәкилләре, 22 - диңгез арты җирләрен вәкиллек итә. Милли җыен кануннар чыгару белән шөгыльләнә, ул шулай ук хөкүмәт эшчәнлеген контроль итә. Сенат белән килешмәү очрагында ахыргы карарны Милли Җыен кабул итә.
 
== Халыкара элемтәләр ==