Франция: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 90:
 
=== Франк патшалыгы ===
[[Рәсем:Sacre de Charlemagne.jpg|left|250px|thumb|Бөек Карлны тәхеткә утырту]]
3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре ([[вестготлар]], [[бургундлар]], [[франклар]]) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция" [[франклар]] исеменнән килеп чыккан). Каролинглар кодрәте Пипин патшасының улы Бөек Карл идарәсе вакытында иң көчле чорын кичерә. 771 елда Карл франк доменнарын берләштерә, Төньяк Италиядә Лангобардларны тар-мар итә (774), дәүләткә Баварияне куша (788), мөселман Испаниясе белән чикне көньякка, Барселонага кадәр күчерә (801), үзенә Түбән Саксонияне куша (804).
 
Каролинглар империясенең таркалуы ([[843]]) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк кыйраллыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләт ''Франция'' дип атала башлаган.
 
=== Урта гасырлар һәм Яңа вакыт ===
Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.