Балакатай районы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →top: clean up |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Кама - Changed link(s) to сусар |
||
Юл номеры - 43:
Район территориясе [[Каридел]] белән [[Әй]] елгаларының түбәнге агымы арасында ята. Диңгез кимәленнән 300—400 м өстә. Ул җирләр елга тугайлары, ерганаклар белән нык кына бүлгеләнгән. Көнчыгыш ягын Уралның көнбатыш битләвендәге алгы сыртлар тезмәсе (Маскары арка, Каравылтау, Сараяк, Аккашка һ.б.) били. Орографик факторлар тәэсире аркасында явым-төшем күләме 550—600 мм-га барып җитә, елы вакыт 90—100 көннән артмый.
Соры һәм каракучкыл соры урман тупрагы, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә соры һәм каракучкыл соры тау-урман тупрагы өстенлек итә. Районның 46,8% җирендә катнаш урмандар таралган. [[Кондыз]], [[чәшке]], [[сусар|кама]], кыргый җәнлек һәм кош-кортның башка сунар төрләрен һаклау максатында Карлыхан белән Балакатай заказниклары оештырылган.
Районда комташ (Яңа Балакатай), кирпеч балчыгы (Атарша), ком, комлы кырчынташ шикелле материаллар катнашмасы, агрономик рудалар: {{коммент|акшар|избис, известь}}, торф туфы (Акчаган) яткылыклары табылган. Аларның аз гына өлеше урындагы ихтыяҗ өчен кулланыла.
|