Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к калып өстәү
Derslek (бәхәс | кертем)
| туу датасы =13.01.1859
Юл номеры - 7:
| тулы исем =
| һөнәр =
| туу датасы =13.01.18561859
| туу җире = [[Кичүчат]], [[Бөгелмә өязе]], [[Самар губернасы]]
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = 12.04.1936
| үлем җире = [[ӨфәУфа]]
| әти =Фәхреддин Сәйфетдин, мулла
| әни =Мәһүбә
Юл номеры - 23:
}}
{{Башка мәгънәләр/фамилия|Фәхретдинов}}
'''Ризаэддин Фәхреддин''' (''[[13 гыйнвар]] [[1859 ел]], [[Кичүчат]], [[Самар губернасы]] – [[12 апрель]] [[1936 ел]], [[ӨфәУфа]]'') – иң күренекле затларның берсе буларак [[татар тарихы]]нда исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
 
== Биография ==
Юл номеры - 34:
1888 елның җәендә [[Питырбур]]га барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам фәлсәфәчесе Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул [[Шиһабетдин Мәрҗани]], [[Җәмалетдин Әфгани]] һәм [[Исмәгыйль Гаспралы]]ны үзенең рухи остазлары дип санаган.
=== Илбәк авылы ===
1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхреддин Бөгелмә өязенең [[Илбәк|Илбәк авылында]] авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
=== ӨфәУфа, казыйлык ===
[[ӨфәУфа]] шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә ([[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәте]]нә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
 
Өфәгә килгәнче Ризаэддин Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Өфәдә исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
Юл номеры - 44:
Бертуган [[Рәмиевләр]] 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  [[Шура (журнал)|«Шура»]] («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэддин Фәхреддин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда [[Ырынбур]]дагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]ндә дәресләр дә укыткан.
=== Совет чоры ===
«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән ӨфәгәУфага күчеп килә һәм [[Үзәк диния нәзарәте|Диния Нәзарәтендә]] казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
 
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең [[Ленинград]] шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
 
Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә ӨфәдәУфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
 
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэддин Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.