Әстерхан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к шәхесләр → мәгълүмат өстәү
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 78:
 
Хаҗитархан урыс кулына төшкәнче үк Иделнең ике ягында да бер үк вакытта яшәп килгән. Сул якта [[нугай татарлары]]ның кышкы ставкалары, Караван сарай булып, ике якны тоташтыручы кичү эшләгән. Су аз вакытта кышын ул туңа торган булган. Әстерханның сул ягында: хәзерге Кремль урынында татар Кремле булып, анда мәчетләр эшләп килгән (алар җимертелеп, өсләренә хәзерге чиркәүләр салынган), Кремльдә әүлияләр, изгеләр күмелгән булган. Кара Дауыт әүлиянең кабере хәзер дә Кремльдә саклана, тик инде ул, христиан дине изгеләре рәтенә күчерелеп, кабер өсте дә үзгәртелгән. Облвоенкомат урынында элек Девичий монастырь иде. Хаҗитархан тарихы исә монда [[Дәрбиш Гали]] ханның (Хаҗитархан елъязмасына ул Друбиш Али дип тә кереп китә) ставкасы, хан мәчете булган дип күрсәтә. Кремль тирәсендә урнашкан Аккош күле (ул элеккеге Иделнең бер кисәге) алдында "Газпром" үзенә мәһабәт, зур замана бинасы төзеп куйды. Бина нигезен төзе¬гәндә борынгы мөселман каберләре килеп чыккан. Татар базары Идел ярында урнашып, аңа килеп туктаган сәүдәгәрләр Хаҗитарханга Татар капкасы аша уза торган булганнар. Татар базары түбәсе (калкулык) өстендә Иван Золотоус чиркәве бар, анда элек хан мәчете һәм хан каберлекләре булган. Чиркәү эчендә хәзер дә 3 мөселман кабере урыны билгеле. Хрис¬тиан дине руханилары бер кабер урынына, атап килгән мөселманнарны, монда Фатыйма әүлия күмелгән, калган икесенең исемнәрен белмибез, дип бер почмакка китереп бастыралар. Кайбер татарлар бу урынга килеп, нәзер әйтеп, аннан чиркәүгә кереп садака да салалар.
 
==Һинд сәүдә өй яны==
[[Файл:Indpodvorje.jpg|thumb|250px|right|Истәлек тактасы]]
'''Һинд сәүдә өй яны''' — [[Әстерхан]]да булган [[XVII гасыр]] архитектур-тарихи һәйкәл. Тарихи һәйкәлнең хәзерге бинасы Һиндлеләр өй янының башлангыч халәтенә охшамаган, бу күп янкорылмалар белән торак бина булып тора, алар бинаның башлангыч кыяфәтен деформацияләгәннәр.<br/>
Беренче мәртәбә Һиндлеләр сәүдә янында [[1625 ел]] [[Ключарёв елъязмасы]]нда искә алына: «1625 елда Фарсылар, Әрмәннәр һәм Һиндлеләр кунакханә өй яннарын төзегәннәр: Әрмән, Фарсы һәм Һиндле, Азия йоласы буенча Спасски монастыреннан ерак түгел».<ref>Кирилл Васильев [http://cdtnkfyf.ucoz.ru/_ld/0/5_1900__.pdf Ключаревская летопись: история о начале и возобновлении Астрахани, случившихся в ней происшествиях, об архиереях в оной бывших, а также о воеводах, градоначальниках и губернаторах.] — Астрахань: Тип. Губернского Правления, 1887. — 89 с.</ref> 1671—1672 ел Разин фетнәсе вакытында Һиндле сәүдә корылмалары яндырылган булган һәм 1673 елда янә төзелгән булганнар. 1809 елда бина [[классицизм]] стиленда реконструкцияләнгән булган. XIX гасырда Һиндлеләр Әстерханда сәүдә эшен бетергәннәр.<ref name="nkj">[[Даркевич, Владислав Петрович|В. П. Даркевич]] [http://www.old.nkj.ru/11/9710/11710024.html «Астрахань — ворота на Восток»]{{Недоступная ссылка|date=Июнь 2018 |bot=InternetArchiveBot }}//[[Наука и жизнь]], № 10, 1997 г. ([http://publ.lib.ru/ARCHIVES/N/%27%27Nauka_i_jizn%27%27%27/%27%27Nauka_i_jizn%27%27%27,1997,N10.%5Bdjv%5D.zip копия]{{Недоступная ссылка|date=Сентябрь 2018 |bot=InternetArchiveBot }}) Автор — [[доктор исторических наук]], ведущий научный сотрудник [[Институт археологии РАН|Института археологии РАН]].</ref><ref name="astraheritage">Васькин Н. «[http://astraheritage.ru/node/12 Заселение Астраханского края] {{Wayback|url=http://astraheritage.ru/node/12 |date=20120508013349 }}». — Волгоград.: Нижне-Волжское изд., 1973.</ref><ref name="oldevrasia">[http://oldevrasia.ru/library/100-velikikh-zagadok-Indii/81 Индийцы в Астрахани]//Н. Н. Непомнящий. 100 великих загадок Индии. М.: Книга по Требованию, 2010 г.</ref>
 
==Әстерхан татар халкы==
Әстерханның [[татарлар]] күмәкләп яши торган борынгы [[Тияк бистәсе]] бар.