Зиннур Насыйбуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Викиләштерү}} Зиннур Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кеч...»
(аермасы юк)

12 ноя 2009, 07:58 юрамасы

Зиннур Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956-1958 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була. 1964–1966 елларда З.Насыйбуллин - Башкорт Дәүләт университеты студенты. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Башкортстанның район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле З.Насыйбуллин – Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә. З.Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы “Пионер” да дөнья күрә, аннары бүтән газета – журналларда һәм башка күмәк җыентыкларда шигъри цикллары басыла. Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре “Тәлгәш” исемле җыентыгына тупланган. З.Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында вафат була

Чыганак