Зәйнетдин Батманов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Үлеме: clean up using AWB
Юл номеры - 30:
 
== Үлеме ==
[[2015 ел]]ның [[15 май|15 маенда]] Зәйнетдин Батманов үзе эшләгән [[урман]]да яшь үсентеләрне күзәтеп йөргәндә, бала елаган тавыш ишетә. Шул тавышка баргач, автомат белән коралланган 6 кеше кулына {{comment|тотык|русчаурысча: заложник}} булып төшкән ир белән хатынны күреп ала. Янәшәдә өч айлык балалары ята. Зәйнетдин кораллы кешеләргә әлеге [[гаилә]] урынына үзен тотык итеп алырга тәкъдим итә. Бандитлар ризалаша. Тентегән вакытта, аның кесә телефонында район полиция башлыгы Әбүталиб Фатулаевның телефон номерын күреп алалар һәм Зәйнетдин Батмановка район полиция башлыгын, «''урманда мәеткә тап булдым''», дип алдап, урманга чакырырга боералар. Зәйнетдин риза булмый. Аны җинаятьчеләр автоматтан атып үтерә. Котылган гаилә урманнан чыгу белән, җирле полициягә хәбәр итә. Төне буе эзләгәч, иртән Зәйнетдиннең гәүдәсен яшь гаилә калдырган машина янында табып алалар. Ике елдан җинаятьчеләрнең берсе, кулга алынгач, фаҗига турында сөйләп бирә.
[[Лезгиннар]]ның федераль оешмасы [[РФ Президенты|РФ президентына]] З. Л. Батмановның батырлыгын билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә<ref>[http://flnka.ru/digest-analytics/15832-nepriznannyy-geroy-rossii-zeynutdin-batmanov.html Федеральная лезгинская национально-культурная автономия.] Официальный сайт.</ref> [[Владимир Путин|В. В. Путин]] [[2018 ел]]ның [[6 май|6 маенда]] Зәйнетдин Батмановка «РФ Каһарманы» исемен бирү турында фәрманга кул куя<ref>[http://kremlin.ru/acts/bank/43024 Указ Президента Российской Федерации от 06.05.2018 г. № 199. О награждении государственными наградами Российской Федерации.] pravo.gov.ru</ref>.