Дамир Шәрәфетдинов (1965): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 31:
 
== Иҗаты ==
Дамир Шәрәфетдинов тормышының матур бер өлеше татарның милли бәйрәме [[Сабантуй]] һәм милли спорт төребез – татарча көрәшне өйрәнү белән бәйле. Аның әлеге темага кагылышлы фәнни-публицистик эшчәнлеген аерым телгә алмыйча ярамыйдыр. «Тормыш тудырган традицияләр», «Сабан туе — хезмәт бәйрәме», «Сабан туе — Сабантуй» (татар һәм русурыс телләрендә) китаплары, «Татарстанда халык бәйрәмнәренең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән кандидатлык диссертациясе (1999), «Татар барда — Сабан туе бар» монографиясе (2003) киң җәмәгатьчелектә югары бәя ала. Татар көрәше буенча тәүге рәсми ярышлар уздырыла башлау да аның исеме белән бәйле. Алай гына да түгел, Дамир Рәүф улының турыдан-туры тырышлыгы нәтиҗәсендә татарча көрәш буенча беренче тәүге федерация оеша. 1968-1971 елларда федерациянең иң беренче җитәкчесе була. Билгеле булганча, бүгенге көндә татар милли спорт көрәше федерациясе республикада эшләп килүче иң актив һәм нәтиҗәле оешмаларның берсе булып тора.
 
Тарихчы-архивчы буларак, Дамир Шәрәфетдиновның иҗат эшчәнлегендә архив документлары аша совет тоталитар режимы чорында хаксызга репрессияләнгән яки, читкә тибәрелеп, онытуга дучар ителгән тарихи шәхесләрнең абруйлы исемнәрен халыкка кире кайтару мәсьәләләре мөһим бурычларның берсе итеп карала. Ул — архив документлары җирлегендә төзелгән ике дистәдән артык тарихи басманың, шул җөмләдән халыкара милли азатлык хәрәкәтенең танылган теоретигы [[Мирсәет Солтангалиев]]нең тормышы һәм иҗтимагый иҗат эшчәнлеге турында документаль материалларны эченә алган өч архив җыентыгының (1992, 1998, 2002) фәнни редакторы. Аның турыдан-туры катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә басмага әзерләнгән «Мирсәет Солтангалиев. Сайланма әсәрләр» (1998) китабы Русия Федераль архив хезмәтенең III дәрәҗә бүләгенә лаек була.
Юл номеры - 40:
=== Төп басма китаплары ===
* Татар барда — Сабан туе бар: тарихи-документаль очерк. — Казан: Гасыр, 2003. — 479 б. — 1000 д.
* Сабан туе — халыкның яшәеше: фәнни-популяр очерк. — Казан: «Гасырлар авазы» журналы басмасы, 1997. — 310 б. — 7000 д. (Татар һәм русурыс телләрендә).
* Карурман аша ла башлар адаша... = Бездны мрачной на краю...: Искәндәр Тальковский турында тарихи-документаль очерк. — Казан: Гасыр, 2000. — 224 б. — 500 д. (Татар һәм русурыс телләрендә.)
* Татарская борьба куреш: пособие по обучению и тренировке / соавт. М.Сахабутдинов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. — 111 с. — 4000 экз.
* Традиции, рожденные жизнью: очерки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. — 95 с. — 5000 экз.