Галия Булатова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к викиләштерү →→‎Иҗаты
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 33:
 
== Иҗаты ==
[[Казан театр укуханәсе|Татар театр техникумын]] беренче тәмамлаучылардан ([[1926]]). [[1929 ел]]дан [[Камал театры|Татар академия театрында]]. Берничә ел Казан, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында уйнап, үзен талантлы актриса итеп таныта. Уйнаган беренче рольләре белән үк Фәтхи («Җавап», Г. Кутуй, 1929), Рәүфә («Шлем», Г. Минский, 1930), Мәфтуха («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш, 1934), Зөләйха («Яшь гомер», Г. Коләхмәтов, 1936), Маһи, Миләүшә («Чаткылар», 1936; «Кыю кызлар», 1940, Т. Гыйззәт), Рита Устинович («Корыч ничек чыныкты», Н.А. Островский әсәре буенча, 1938), Шаманова («Таня», А.Н. Арбузов, 1940) татар сәхнәсенең күренекле осталары рәтенә чыга. Булатованың иҗат эшчәнлегендә сәнгать чараларының киң диапазонын, сүз байлыгын оста файдалану, эмоциональлек һәм югары пафосны чынбарлык, үзен табигый тотуы белән бәйләү сәләте ачык чагыла. Актриса башкарган Шәмсекамәр образы (М. Әблиевнең шул исем. әсәре, 1938) иң уңышлы рольләренең берсе санала. Бу образда Булатова, тыйнак һәм фидакяр хатынның байлар һәм дини фанатиклар рәхимсезлегенә каршы тора алуын күрсәтеп, кешенең җәмгыятьтәге роле темасын эчке киеренкелеге һәм поэтик көче белән ачып сала. Булатова башкарган Шәмсекамәр образы үзенең ачык, лирик нечкәлеге белән татар халкының иң моңлы җырларының берсе «Зиләйлүк»кә аваздаш. Актриса талантына җырдагыча моңлылык, эчке темперамент, фикер киеренкелеге һәм тышкы бизәкләр белән мавыкмау хас. Ул башкарган Инга («Профессор Мамлок», Ф. Вольф, 1935, 1941), Гаврилова («Диңгездәгеләр өчен», Б.А. Лавренёв, 1946), Зөһрә, Әминә («[[Мулланур Вахитов (спектакль, 1948)|«Мулланур Вахитов»]]», 1948; «Муса Җәлил», 1957, Н. Исәнбәт), Грета Норман («Тормыш яңадан башлана», В.Н. Собко, 1954), Туйбикова («Ут», Ш. Камал, 1954), Нәсимә («Сәүбәновлар», К. Нәҗми, 1954) образлары шундыйлардан. Н. Исәнбәтнең «Зифа» пьесасы буенча куелган (1954) спектакльдәге баш героиняны - көчле ихтыярлы, максатчан, үз дәрәҗәсен яхшы белүче татар хатыны образын гәүдәләндерә, һәм шуның нәтиҗәсендә әлеге спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба. Заман чынбарлыгын чагылдырган бу образ өстендә актриса күп еллар дәвамында эшли, ул характерның яңа сыйфатларын ача, тамашачыга кеше күңеленең катып калган искелек богауларыннан арыну процессын күрсәтә. Рәйхан һәм Гүзәл (Н. Исәнбәтнең шул исем. пьесалары, 1948, 1954), Зөһрә («Таң атканда», Ш. Шаһгали, 1959), Камәрия («Бертуган Таһировлар», Ф. Хөсни, 1965) һәм бигрәк тә Миңлекамал (шул исем. пьеса, М. Әмир, 1944) образлары барыннан да элек гражданлык пафосы, татар милли драматургиясендә хатын-кызның яңа характерын тудыруы белән кызыклы. Булатованың русурыс һәм дөнья классиклары репертуары спектакльләрендәге бәхәссез уңышы итеп Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н. Островский, 1933) һәм Регана («Король Лир», У. Шекспир, 1944) образларын күрсәтергә мөмкин, алар шул заманның театр тормышында зур вакыйга булып танылалар.
Башка рольләре: Глафира, Варвара, Любовь («Бүреләр һәм сарыклар», «Яшенле яңгыр», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н. Островский), Лидия Павловна, Люба («Варварлар», «Соңгылар», М. Горький), Лаура («Таш кунак», А.С. Пушкин), Эмилия («Отелло», У. Шекспир).
 
Юл номеры - 53:
 
{{DEFAULTSORT:Булатова, Галия}}
 
[[Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар]]
[[Төркем:РСФСР халык артистлары]]