Гайнан Мөхәммәтҗанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 25:
'''Гайнан Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов''' — журналист.
 
[[1940 ел]]ның [[5 апрель|5 апрелендә]] Шеңшеңәр авылында туа. [[1957 ел]]да [[Малмыж]]да русурыс-татар мәктәбен тәмамлый һәм [[Ростов өлкәсе]]нең Гуков шәһәрендә [[тимер-бетон]] конструкцияләре заводында бетончы булып эшли. Шуннан ук [[1959 ел]]да [[Совет Армиясе]]нә китә. Кече командирлар курсын үтеп, хезмәтен тәмамлап, [[1962 ел]]да сержант Г.Мөхәммәтҗанов армия сафларыннан кайта һәм [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика факультетына — татар журналистикасы бүлегенә керә. Бу бүлекнең беренче чыгарылышы составында [[1967 ел]]да университетны тәмамлый. Уку чорында ук республика матбугатында үз язмалары белән катнаша. [[1966 ел]]дан — «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре. 1967-1976 еллар дәвамында—«Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында хәбәрче.
 
1976-1978 елларда журналистлык эшеннән аерылып тора. [[1978 ел]]ның июнендә Г.Мөхәммәтҗанов «Совет мәктәбе» журналы редакторы итеп билгеләнә һәм гомеренең ахырына кадәр бөтен белемен, энергиясен, талантын шушы журналга багышлый — башта аның редакторы, аннан соң җаваплы секретаре була. [[1984 ел]]дан журнал «Мәгариф» исеме белән чыга башлагач та аның эчтәлеген, кыйбласын яңа шартларга җавап бирерлек югарылыкка күтәрү өчен зур көч куя. [[1993 ел]]да шушы игелекле эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.