Эстәрлебаш мәдрәсәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
к викиләштерү
Юл номеры - 34:
[[Пугачев явы]] алдыннан Эстәрлебаш мәдрәсәсендә [[Емельян Пугачев]] гаскәрендә булачак алты полковник укыган. Алар: [[Кинҗә Арсланов]] (Пугач патшаның штаб начальнигы), [[Юлай Азналин]] ("Азналин" фамилиясен урыслар биргән. Ул – Казналы. Казан ягы байларыннан чыккан шәхес, шуңа күрә атамасы "Казналы". Милләте белән Зәй буе татары), [[Салават Юлай улы]], [[Канзәфәр Усаев]], [[Каранай Мораты]] (Эстәрлебаштан 16 чакрым ераклыктагы Каранай авылыннан), Абдулла Әмиров (Эстәрлебаш кешесе).
 
[[1905 ел]]га кадәр татар шигъриятенең бер үзәге Эстәрлебашта булган. Язучы-шагыйрьләрдән [[Гали Чокрый]], [[Шәмсетдин Зәки]], Гаделша Богданов, Хөснетдин Жданов, [[Мифтахетдин Акмулла]], [[Гали Рәфикый]], [[Төхфәт Янәби]], күренекле дин әһелләреннән баш мөфти [[Мөхәммәтҗан Хөсәенов]], [[Габделсәлам Габдрәхимов]], [[Габделвахит Сөләйманов]] булса, гыйлем ияләре [[Мирсалих Бикчурин]], Габдулла Фәез (Сатыев), [[Габдулла Фәйзи]], [[Чокан Вәлиханов]], [[Әбелмәних Каргалый]], Абдулла Искәндәров, Рифкать Солтанбәков, [[Зәки Вәлиди]] Туган, [[Мирсәет Солтангалиев]]ләр булган. [[Шакир Тукаев]] – мәдрәсә мөдәрисе, атаклы Тукай бабай нәселеннән һәм I-II Дәүләт Думасы депутаты. 1898 елда чыккан "Тарих Эстәрлебаш" китабының авторы. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Эстәрлебашта малайлар өчен казна мәктәбе, 1914 елда — кызлар мәктәбе ачыла.
 
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң барча гарәп графикасында язылган китап-кулъязмаларны, «дингә каршы көрәшәбез» дигән булып, мәдрәсә китапханәсеннән НКВД хезмәткәрләре Эстәрлетамакка алып китеп яндырган. Ә китапханәдә 65 меңнән артык китап була. Исән калганнары да төрле сәбәпләр аркасында югалып һәм урланып беткән. Эстәрлебаш авылының [[1905 ел]]га кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр исемлеге тора.