Габдулла Тукай һәйкәле (Түбән Кама, 1991): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тарих: clean up using AWB
Юл номеры - 19:
 
== Тарих ==
Тукай бюсты — [[Бакый Урманче]]ның иҗат җимеше. Шагыйрьнең 75 еллыгына бронзадан эшләп тәмамлаган<ref>''[[Бакый Урманче|Урманче Б.]]'' Тукайга багышланган эшләрем. «[[Татарстан яшьләре]]», 30.03.1961</ref>. [[Түбән Кама|Шәһәргә]] сынчы үзе исән вакытта бүләк итеп калдырган. [[1986 ел]]ның [[февраль|февралендә]] техник фәннәр докторы, [[ТР ФА]] мөхбир әгъзасы, [[ТР атказанган химигы]] [[Азат Зыятдинов]] (''[[1939 ел|1939]] — [[2017 ел|2017]]''), сынчының [[Казан]]дагы остаханәсеннән шагыйрь бюстын РАФ машинасында [[Түбән Кама]]га алып кайтуны оештыра<ref>''[[Азат Зыятдинов]].'' Ил агасы белән очрашулар. ''Китапта'': Баки Урманче и татарская культура (''составитель'' [[Флора Әхмәтова-Урманче|Ф. В. Ахметова-Урманче]]). К.: «Фән», 2005. 271нче бит. ISBN 5-9690-0031-0</ref>. Бюстны [[1991 ел]]ның [[сентябрь]] аенда Кояшлы (''хәзерге'' [[Тукай урамы (Түбән Кама)|Тукай]]) {{comment|урамындагы|русчаурысча: Солнечная улица}} Тукай исемендәге китапханә янәшәсендәге бакчага (''скверга'') бастырып куйганнар. [[2006 ел]]да бюст яңартылган.
 
[[2015 ел]]ның [[14 август]]ында, «2015 ел — Татарстанда Парклар һәм скверлар елы» уңаеннан, Тукай һәйкәле тирәсе гүзәл паркка әйләндерелә<ref>[https://tatar-inform.tatar/news/2017/03/06/136251/ Тукай паркы Түбән Кама халкы өчен күктән төшкән бәхет — архитектор Фирдәвес Ханов.] «[[Татар-информ]]» МА, 06.03.2017</ref>. Паркның мәйданы 3,2 ''га''. Парк белән беррәттән, янәшәдәге Тукай исемендәге шәһәр китапханәсенә дә республика бюджеты хисабына {{comment|төзекләндерү|реконструкция}} үткәрелә.