Рафаил Такташ: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Иҗаты: clean up using AWB
Юл номеры - 32:
 
== Иҗаты ==
Рәсем ясарга сәләте бик иртә, [[Кырым]]да икенче-өченче классларда укыганда ачыла. Танылган рәссам-баталист М.И. Самокша рәсем сәнгате серләренә төшенү буенча кыйммәтле киңәшләрен биргән. [[Ялта]]да рәссамнар студиясенә дә йөри. [[Бөек Ватан сугышы]] елларында Фәрганәдә мәктәптә укыганда пионерлар сараенда эшләүче әдәби студиягә йөри, [[татар теле|татарча]], [[русурыс теле|русчаурысча]] шигырьләр яза, музыка уен коралларында уйный, рәсем ясый. Мәктәпне тәмамлагач, [[Сәмәрканд]]ка эвакуацияләнгән Сәнгать академиясе каршындагы Ленинград урта художество мәктәбенә кабул ителә. [[1943 ел]]ның [[февраль|февралендә]] Сәнгать академиясе һәм аның каршындагы мәктәп [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге [[Загорск]] шәһәренә күчә. Рафаил дә [[Мәскәү]]гә укырга китә. Ике институт: Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт художество институтының рәсем факультетын (''профессор П. Д. Покаржевский остаханәсе''), Лениград сәнгать институтының сәнгать гыйлеме факультетын тәмамлаган<ref>[http://sanat2013.orexca.com/rus/archive/1-06/about_me_and_art.shtml Рафаил Такташ: О себе и об искусстве]</ref>. [[Ташкәнт]]кә әйләнеп кайткач, сынлы сәнгать өлкәсендә эшли башлый. Әсәрләрен акварель һәм майлы буяу белән иҗат итә. [[Сәмәрканд]], [[Бохара]], [[Хәрәзем]], [[Кукан]] һ.б. борынгы [[Урта Азия]] шәһәрләренә иҗат сәфәрләренә бара. [[Ташкәнт]]тә яшәп иҗат итүче русурыс рәссамы Александр Николай улы Волков (''[[1886 ел|1886]]—[[1957 ел|1957]]'') иҗаты яшь рәссам өчен үрнәк-өлге булып тора. Бераздан рәссамлык хезмәте икенче планга күчеп, сәнгать белгече-тәнкыйтьче һөнәренә күчә. [[Ташкәнт]]тә узган барлык күргәзмәләрне карап барып, шәһәр газеталарында бәяләмәләр урнаштырып бара. [[1961 ел]]дан Ташкәнттә [[Хәмзә Хәкимзадә Ниязи]] исемендәге сәнгать гыйлеме институтында эшли. Сәнгать фәннәре докторлыгына диссертация яклый.
Хәзерге заман (''[[үзбәк]], [[латышлар|латыш]], [[казакъ]] һ.б.'') рәссамнарының иҗаты турында 400дән артык хезмәте басылган: «Усто Кодыр-джон Хайдаров», «Жолдасбек Куттымуратов», «Александр Волков», «Н. В. Кашина (Жизнь итворчество)», «Фарух Кагаров», «Михаил Курзин», «Современная графика Узбекистана», «Изобразительное искусство Узбекистана», «Художественно-критические этюды», «Туркменская графика на пути к зрелости» (''автордаш''), «Художники о своём творчестве» һ.б. [[Татарлар|Милләттәш]] рәссамнар [[Чыңгыз Әхмәров]] (''[[1912 ел|1912]]-[[1995 ел|1995]]''), [[Искәндәр Вахитов]]<ref>[http://sanat.orexca.com/2010-rus/2010-3-2/rafail_taktash-3/ Р.Такташ. Искандер Вахитов (художник-график и акварелист)]</ref> иҗаты турында да күп яза.
 
Шулай ук (''[[русурыс теле]]ндә'') шигырьләр дә иҗат итә. 50 ел буена Үзбәкстан язучылар берлеге органы «''Звезда Востока''» журналының даими авторы булып тора.
 
== Казанга килү ==