Бәшир Рәмиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 42:
[[1953 ел]]ны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының файдалануда булган үрнәге Сталин премиясе комиссиясе карамагына тапшырыла, һәм [[1954 ел]]да Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем әлеге бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге — секундына 2000 гамәл, оператив хәтер — 2048 сүз, разрядлыгы — 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.
 
[[1951 ел|1951]]-[[1953 ел]]ларда Рәмиев [[Мәскәү инженер-физика институты]]нда студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны да тыйганнар. Шулай итеп, Бәшир Рәмиев дөньяда рәсми рәвештә югары белем алу таныклыгы булмаган бердәнбер күренекле галим булып тарихка керә.
 
Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.