Алтын Урда: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
к clean up using AWB |
||
Юл номеры - 72:
Шуннан соң инде татар-монгол гаскәрләре үзәк [[Аурупа]]га барып җитә–[[Маҗарстан]]ны яулап ала, хәтта бер өлеше [[Әдрән диңгезе]]нә кадәр барып чыга. Әмма [[1242 ел]]да [[Чыңгыз хан]]нан соң ''Монгол империясе''нең бөек ханы булып калган [[Үгәдәй]]нең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа каһан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
[[Маҗарстан]]нән кайтышлый [[Бату хан]] [[1242 ел]]дан [[1243 ел]]га күчкәндә [[Идел]]нең түбәнге өлешендә, ягъни [[Дәшти Кыпчак]]ның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. [[Рәшидетдин]]нең әйтүенә караганда, [[Чыңгыз хан]]ның Көнбатышны яулап алу өчен [[Җүчи хан]] гаскәрендә булырга тиешле бу сан [[Бату]] заманында да үзгәрешсез кала — 4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, [[чиркәс]], [[маҗар]], [[кыпчак]], хәтта [[
Озакламый [[Бату хан]] хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап,
=== Мөстәкыйльлек алуы һәм ислам динен кабул итүе ===
Юл номеры - 91:
[[Туда-Мәнгү]]нең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — [[Мәнгүтимер]]нең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә [[Түлә-Буга]] килә ([[1287 ел|1287]]–[[1291 ел|1291]]). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: [[Нугай]] [[Мәнгүтимер]]нең [[Туктай]] дигән улы белән дуслашып ала да [[Түлә-Буга]]ны да, [[Туктай]]ның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган [[Туктай]] дәүләт белән шактый озак ([[1291 ел|1291]]–[[1312 ел|1312]]) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг [[1300 ел]]ны [[Туктай]]ның җиңүе белән тәмамлана. Элек [[Бәркә хан]]ның бөтен гаскәренә баш булган, [[1256 ел]]гы бәрелештә [[Хулагу]]ны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай [[Днестр]] аръягындагы далада һәлак була.
[[Мәнгүтимер]] үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы [[Күк Урда]], [[Бату]] ханның энесе, улусның беренче башлыгы [[Урда-Ичен]] [[1251 ел]]ны вафат булгач, [[Үгәдәй]] белән [[Чыгытай]]ларга каршылык күрсәтә алмый – алар [[Урда]] исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. [[Туктай]]дан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, [[Кырым]]да, аннары Урдага буйсынган [[Русь]]та төрле хәлләр булып ала. Моңарчы
=== Кодрәтле чоры ===
Юл номеры - 100:
Тәхеткә утыру белән, [[Үзбәк хан]] [[ислам]] динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.
[[Үзбәк хан]] үлгәч, варис булып калган олы малае [[Тәнибәк]] бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе [[Җанибәк]] яклылар үтерәләр. Тәхеткә [[Җанибәк]] ([[1342 ел|1342]]–[[1357 ел|1357]]) утыра. [[Җанибәк]] дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм
[[Җанибәк]] [[Кавказ]]дан [[Сарай]]га авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы [[Бәрдибәк]] яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән–авырып үлгән дип язалар. [[1357 ел]]ны тәхеткә мәкерле, усал холыклы [[Бәрдибәк]] менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. [[1359 ел]]да аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) [[Көлпә]] кулга төшерә.
|