Салих Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 37:
 
=== Сугыштан соңгы иҗаты ===
Салих Батталның сугыштан соңгы иҗат эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», [[1953 ел|1953]]) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән илленче еллардагы [[татар совет поэзиясе]]нең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны [[русурыс теле]]нә тәрҗемә ителә һәм [[«Новый мир»]] журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре — «Чирмешән якларында» ([[1934 ел|1934]]—[[1970 ел|1970]]) исемле шигъри романы да игътибарга лаек. [[Халык җырлары]]ның форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр татар авылының 1905—1921 еллар арасындагы катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә [[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясенә]] килүләрен сурәтли.
 
Сугыштан соңгы чорда әдип [[драматургия]] һәм проза жанрларында әһәмиятле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» ([[1950 ел|1950]]), «Киртә» ([[1959 ел|1959]]), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» ([[1960 ел|1960]]), «Бәрәкәтле чәй» ([[1969 ел|1969]]) кебек пьесаларын атап үтәргә мөмкин. Проза жанрында Салих Баттал үзенең балаларына атап язылган «Очучы язмалары» ([[1951 ел|1951]]) китабы һәм «Сигезенче кем?» ([[1965 ел|1965]]), «Баштан үткәннәр» ([[1972 ел|1972]]) исемле повестьлары белән билгеле. «Сигезенче кем?» повестенда Совет иле төзелешенең иң киеренке чорлары — беренче [[бишьеллык]]лар һәм Бөек Ватан сугышы чоры фонында бер очучының катлаулы язмышы тасвирлана. «Баштан үткәннәр» дигән [[автобиографик]] әсәрендә исә [[автор]], узган гомеренең беренче яртысына күзәтү ясап, туган җир һәм чор турында уйлануларын, [[Валерий Чкалов]], [[Александр Фадеев]], [[Галимҗан Ибраһимов]] кебек күренекле замандашлары белән очрашуларын яза.
 
Салих Баттал әдәби [[тәрҗемә]] эше белән дә шөгыльләнә. Ул [[Александр Пушкин]]ның күп кенә шигырьләрен һәм «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкиятен», [[Владимир Маяковский]]ның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, русурыс Совет язучысы [[Н. Никитин]]ның «Төньяк Аврора» исемле күләмле [[роман]]ын тәрҗемә итте.
 
1934 елда Салих Баттал [[Язучылар союзы]] әгъзасы булды. Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Салих Баттал [[Хезмәт Кызыл Байрагы ордены]] белән бүләкләнде ([[1957 ел|1957]]).