Самат Шакир: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: капитан → капитан (2) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 32:
Самат Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда [[Пионер каләме (журнал)|«Пионер каләме»]] журналында «Урман» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан бирле аның мәктәп тормышы, туган табигать, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы темаларына багышланган һәм, нигездә, мәктәп балаларына атап язылган күпләгән шигырьләре көндәлек матбугатта да, аерым җыентыклар булып та бик еш басыла. Ул — уннан артык поэтик китап авторы. 1984 елда әдипнең иң яхшы поэтик әсәрләре тупланган «Яраннар чәчәк аткан» исемле күләмле җыентыгы басылып чыкты.
 
Шулай да, Самат Шакирның иҗади йөзен, поэзиядән бигрәк, проза әсәрләре — очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы — Бөек Ватан сугышы. Автор күп йөри, эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архивларда казына, сугыш ветераннары — карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби начальниклар белән очраша. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте аеруча уңыш казана. [[Сталинград сугышы|Сталинград өчен сугышларда]] батырларча һәлак булган өч егет—испан егете, [[капитан]] Рубен Ибаррури Руис, русурыс егете, очучы-майор Владимир Каменщиков, татар егете, артиллерист-капитан Хафиз Фәттәхетдинов турындагы әлеге китап соңыннан русурыс, төрекмән, казакъ телләренә тәрҗемә ителә. Язучының легендар панфи-ловчылар турындагы «Үлемсезләр» китабы, бер төркем Советлар Союзы Геройларына багышланган «һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр» документаль повесте («Казан утлары» 1976, № 10), «Ташлардагы язулар», «Үлемне җиңгән батыр», «Исемнәре мәрмәрдә» кебек очерк китаплары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай каршы алына.
 
Язучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы документаль материалларны эзләп табу, аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча нәтиҗәле эш алып бара. Ул, татар шагыйре, Совет Армиясе полковнигы, фашист тоткынлыгында Муса Җәлил кебек зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган [[Хәйретдин Мөҗәй]]нең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп бастырып чыгарды, язучының тормышы һәм иҗаты турында очерк язды. Шулай ук ул — «Сугыш язмалары» (1967), «Солдат хатлары» (1968), Ватан сугышы кырларында һәлак булган егерме тугыз татар совет язучысының әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә алган «Алар сафта» (1961) җыентыкларының авторы-төзүчесе.