Германия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
инглизчәдән геноцид турында бер җөмлә
IlnarSelimcan (бәхәс | кертем)
инглизчәдән бер җөмлә
Юл номеры - 5:
Алмания&nbsp;— федератив парламент [[җөмһүрият]]е, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы&nbsp;— {{сан|357386|км}}²<ref name="Fläche">{{cite web |title=Fläche und Bevölkerung |url=https://www.statistikportal.de/de/bevoelkerung/flaeche-und-bevoelkerung |website=www.statistikportal.de |language=de}}</ref>, су өлеше&nbsp;— {{сан|2.42|%}}. Якынча 82 миллион халкы белән [[Аурупа берлеге]]ндә халык саны буенча беренче урында. [[Башкаласы]] һәм иң [[Халык саны буенча Алмания шәһәрләре|эре]] шәһәре&nbsp;— [[Берлин]]. Иң эре [[конурбация]]се исә (берничә үзәкле [[шәһәр агломерациясе]])&nbsp;— мәркәзләре [[Дортмунд]] һәм [[Эссен]] шәһәрләре булган [[Рур өлкәсе]]. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: [[Һамбург]], [[Мюнхен]], [[Кёльн]], [[Майндагы Франкфурт]], [[Штутгарт]], [[Дүссельдорф]], [[Лейпциг]], [[Бремен]], [[Дрезден]], [[Һанновер]] һәм [[Нүрнберг]].
 
Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә [[классик антик дәвер]]дән, ягъни [[Борынгы Греция|Борынгы Грек]] һәм [[Борынгы Рим]] дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. ''Германия'' ({{lang-lat|Germania}}) исемле өлкә б. э. к.&nbsp;100 нче гасырдан әүвәл язылган [[Germania (китап)|чыганакта]] телгә алына. [[Халыкларның Бөек күченеше]] вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». [[X гасыр]]дан башлап, алман җирләре [[Изге Рим империясе]]нең үзәк өлешен тәшкил итә<ref>Империянең латин телендәге исеме&nbsp;— ''Sacrum Imperium'' (`Изге империя') чыганакларда [[1157 ел]]да ук телгә алына. ''Sacrum Romanum Imperium'' (`Изге Рим империясе') атамасы [[1254 ел]]гы чыганакта теркәлгән. Дәүләтнең тулы исеме булган «Алман милләтенең Изге Рим империясе» ({{lang-de|Heiliges Römisches Reich Deutscher Nation}}) 15 нче йөзьеллыкта кулланыла башлый.<br />{{cite book | last = Zippelius| first = Reinhold| title = Kleine deutsche Verfassungsgeschichte: vom frühen Mittelalter bis zur Gegenwart| trans-title = Brief German Constitutional History: from the Early Middle Ages to the Present| edition = 7th| origyear = 1994| year = 2006| publisher =Beck| language = German| isbn = 978-3-406-47638-9| page = 25}}</ref>. [[XVI гасыр]]да төньяк алман өлкәләре [[протестант реформациясе]]нең үзәгемәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, [[1815 ел]]да [[Алман конфедерация]]се оеша. [[1848—1849 елгы Алман инкыйлабы]] нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган [[Франкфурт парламенты]] сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.
 
[[1871 ел]]да алман дәүләтләренең күпчелеге, [[Пруссия]] җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә&nbsp;— [[Алман империясе]]нә [[Алманиянең берләшүе|берләшә]]. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] һәм [[1918 ел|1918]]—[[1919 ел]]ларда булып узган [[1918—1919 елгы алман инкыйлабы|инкыйлабтан]] соң империя парламентлы [[Веймар җөмһүрияте]] белән алышына. [[1933 ел]]да [[нацистларның хакимияткә килүе]] Алманиядә [[Өченче рейх|диктаторлык]] урнашуга, [[һолокост]]ка һәм [[Икенче бөтендөнья сугышы]] башлануга китерә. Аурупада икенче дөнья сугышы [[Аурупада икенче бөтендөнья сугышының тәмамлануы|тәмамлангач]], Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына [[Альянс оккупациясендәге Алмания|бүлә]]. Моңардан соң [[АКШ]], [[Британия]] һәм [[Франса|Франция]] оккупацияләгән җирләрдә [[Көнбатыш Алмания]], ә [[Советлар Берлеге]] контролендә булган өлкәләрдә [[Көнчыгыш Алмания]] исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупада [[1989 ел]]да булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, [[1990 ел]]ның [[3 октябрь|3 октябрендә]] Алмания янәдән [[Алманиянең берләшүе|берләшә]]<ref name="SLyE6YJEn0C page 52">{{cite book|url=https://books.google.com/books?id=ySLyE6YJEn0C&pg=PA52|title=The Lost German East|isbn=9781107020733|author1=Demshuk|first1=Andrew|date=30 April 2012|deadurl=no|archiveurl=https://web.archive.org/web/20161201215323/https://books.google.com/books?id=ySLyE6YJEn0C&pg=PA52|archivedate=1 December 2016|df=dmy-all}}</ref>.
Юл номеры - 137:
1941 елның апрелендә Алмания [[Югославия кыйраллыгы|Югославия]] һәм [[Юнанстан]]ны басып ала. Шул ук елның 22 июнендә исә Алмания [[Бөек Ватан сугышы|Советлар Берлегенә һөҗүм итә]]. Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелә. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулап ала. 7 майда [[Реймс]] шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куя. 8 майда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар.
 
Соңрак «[[холокост]]» исемендип алачакаталачак вакыйгаларда алман хөкүмәте азчылыкларны эзәрлекли һәм, Аурупаның төрле илләрендә төзелгән [[Нацистларның концентрацион лагерьлары|концентрацион]] һәм [[Нацистларның үлем лагерьлары|үлем]] лагерьларын кулланып, нацистлар уйлавынча «түбән» кешеләргә каршы геноцид оештыра, ягъни аларны юк итү сәясәтен алып бара. Барлыгы 10 миллионнан артык хәрби булмаган кеше үтерелә, шул исәптән 6 миллион яһүд, 220 000—1 500 000 чегән кешесе, 275 000 гарип кеше, меңнәрчә Йәхвә шаһитлары, меңнәрчә лутый, Алмания һәм ул басып алган башка илләрдәге сәяси я дини оппозицион оешмаларның йөз меңнәрчә әгъзасы.
 
<!--1936—39 елларда Италия белән берлектә Испаниягә каршы интервенция оештыра. 1938 елның мартында Австрияне, шул ук елның октябрендә [[Чехословакия]]нең Судет өлкәсен басып ала. 1939 елның 1 сентябрендә Алмания Польшага һөҗүм ясап, [[икенче бөтендөнья сугышы]]н башлап җибәрә.   1940 елның сентябрендә [[Берлин]]да Алмания, [[Италия]] вә [[Япония]] хәрби берлек төзи.-->