«Яхъя Халитов» битенең юрамалары арасында аерма

10 байт добавлено ,  1 год назад
к
clean up using AWB
к (using AWB)
к (clean up using AWB)
}}
<small>{{мәгънәләр|Халитов}}</small>
'''Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов''' — [[Татарлар|татар]] әдәби тәрҗемәче һәм редактор, русурыс классикларының һәм башка халыкларның күренекле әсәрләрен татар укучысына җиткерә белүче каләм остасы. [[Татарстан]]ның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әдәбият галиме [[Гали Халит]]нең энесе.
 
== Тормыш юлы ==
Ул [[1929 ел]]ның [[22 август]]ында [[Татарстан]]ның [[Тәтеш районы]] Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, башта [[Арча педагогика училищесы]]н, аннары [[1972 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетының соңгы курсында укыган чагында ук “Совет әдәбияты” (хәзерге “[[Казан утлары]]”) журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952-1955 елларда [[СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналдагы хезмәтенә яңадан кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (1960-1963) елларда Яхъя Халитов — [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор хезмәтендә) шунда эшли, [[1963 ел]]дан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. [[1976 ел]]ның гыйнварыннан бирле Яхъя Халитов Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир вазыйфаларын башкара.
 
Яхъя Халитов — иҗади сәләтен тулысынча әдәби тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге [[1952 ел]]дан, русурыс язучысы [[Николай Тихонов]]ның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, русурыс совет язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәясен тәрҗемә итте. Алар арасында [[Михаил Шолохов]]ның мәшһүр “Тын Дон” (“Тихий Дон”) роман-эпопеясенең беренче һәм өченче китаплары, “Күтәрелгән чирәм” (“Поднятая целина”) романы, [[Вениамин Каверин]]ның “Ике капитан” (“Два капитана”), [[Юрий Бондарев]]ның “Кайнар кар” (“Горячий снег”), латыш әдибе [[Вилис Лацис]]ның “Яңа тормышка”(“К Новому берегу”), татар әдибе [[Мәхмүт Галәү]]нең үз вакытында [[русурыс теле]]ндә генә дөнья күрергә өлгергән “Болганчык еллар” (“Муть”) романнары, [[Чыңгыз Айтматов]]ның “Бәхил бул, Гөлсары!” (“Прощай, Гулсары”), “Анам кыры” (“Материнское поле”) һ.б. повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы [[Майн Рид]]ның “Башсыз җайдак” (“Всадник без головы”), бельгияле [[Шарль де Костер]]ның “Уленшпигель турында риваять” (“Легенда об Уленшпигеле”), француз [[Александр Дюма]]ның “Өч мушкетер” (“Три мушкетера”) кебек әсәрләре бар.
 
Яхъя Халитов нечкә зәвыклы, әдәби телгә бик сизгер һәм таләпчән редактор буларак, татар язучыларының әсәрләрен югары сыйфатлы итеп чыгаруга үзеннән зур өлеш кертә.
* [[Матбугат.ру]]: [http://matbugat.ru/enc/halitov-yahya-582/ ХАЛИТОВ ЯХЪЯ]
* [[Белем.ру]]: [http://adiplar.belem.ru/halitov.htm Яхъя Халитов]
* [[Татар-информ]]: [http://tatar-inform.tatar/news/2016/01/13/117349/ РусУрыс классикларының һәм башка халыкларның күренекле әсәрләрен бөтен тирәнлеге белән татар укучысына җиткерүче каләм остасы Яхъя Халитов вафат]
 
{{Rq|image}}
1 215 225

правок