Әстерхан дәүләт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 21:
== Инкыйлабтан соң ==
[[1918 ел]]да Әстерхан мөселман артистлары берлегенә ({{lang-ru|Союз астраханских мусульманских артистов}}) трагик артист Х. Араблинский һәм махсус [[Бакы]]дан чакырылган [[Азәрбайҗан]] драма театры артисты Х. Терегулов алына, берлекнең исеме '''Әстерхан татар дәүләт драма театры''' итеп үзгәртелә. Театр җитәкчесе һәм режиссер – [[Зәйни Солтанов]], актерлар - [[Мохтар Мутин]], [[Камал I]], [[Камал III]], [[Сара Байкина]], [[Җәлал Байкин]], [[Зөлкарнәй Байкин]], [[Мәрзия Давытова]], Суна Сафиуллина, [[Гаил Донской]], [[Хәдичә Ханская]], [[Исмәгыйль Кугушев]], [[Габдулла Уральский]] һ.б.<br/>
[[1918]]-[[1928 ел]]лар аралыгында театр тамашаларын ун меңнәрчә кеше карый. «''Өйләнү''», «''Аршин мал алан''», «''Җөйче Гайшә''» спектакльләре даими аншлаг белән уза. Шәһәр үзәгендә урнашкан Кышкы театрга '''«Вулкан» татар дәүләт драма театры''' исеме бирелә. Труппага [[Казан]]нан һәм [[Әстерхан]]нан яшь талантлы актерларны алу дәвам итә. Актерларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан, татар театры каршында сәхнә осталыгы теориясе һәм практикасы курслары ачыла. Курсларның оештыручысы һәм җитәкчесе [[Зәйни Солтанов]] була. Актерларга сәхнә сәнгате тарихы, дикция һәм декламация, мимика һәм пластика, рольгә керү осталыгы һәм грим салу серләре укытыла. Укытуга [[Әстерхан]] русурыс драма театрыннан белгечләр О.Е. Любимов–Ланской, М.А. Кирсанова, И.Г. Паромонов, К.Г. Решимов җәлеп ителә.
 
== Репертуар ==
Юл номеры - 38:
[[1920 ел]]дан башлап, театр вакытлыча кризис кичерә: [[инкыйлаб]]тан соңгы [[ачлык]], авыр еллар сәбәпле труппадан билгеле актерлар күчеп китә. [[1922 ел]]да янәдән '''Һөнәри эшче театры''' ({{lang-ru|Профессиональный трудовой коллектив}}) исеме белән татар театры тернәкләнеп китә, «Вулкан» театры актерлары Г. Уральский, И. Кугушев, Г. Ильясов, М. Сафина–Кугушева театрга кире кайта, [[Казан]]нан И. Хәйруллин, Г. Донской, Капкаевлар, Асаевлар, Г. Әхмәтов килә. [[1923 ел]]да [[Әстерхан]]га [[Зәйни Солтанов]] кире кайткач, театр эшчәнлеге яңа көч белән җанланып китә.
 
[[1928 ел]]да эшче театрына дәүләт театры статусы бирелә. Труппага [[Камал I]], [[Хәлил Әбҗәлилов]], [[Фатыйма Камалова]] кушыла. Театр яңа статуста [[Идел|Идел буе]], [[Кавказ|Кавказ алды]] [[шәһәр]]ләренә гастрольләргә чыга башлый. Бөтенроссия театр бәйгеләрендә җиңү яулый. [[Кыш|Кыш көне]] театр арендага алынган РусУрыс драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. [[Яз|Яз айларында]] балыкчылар, колхозчылар янында чыгыш ясый, чәчү, балык тоту вакытларында хезмәт күрсәтә. [[Җәй|Җәй көне]] үз бинасы сәхнәсендә (''хәзер Әстерхан ТЮЗы урнашкан урында'') тамашалар күрсәтә. Театрның үз симфоник оркестры була. Оркестр җитәкчеләре булып Шиппер, Г. Байкин, М. Л. Тритуз, Гомәров эшли.
 
[[1941 ел]]да «Вулкан» Әстерхан татар дәүләт театры эшчәнлеге туктатыла.
 
Театр ябылгач, аның актерлары [[Әстерхан]] филармониясе составында концертлар һәм спектакльләр белән чыгыш ясый.
1957 елда Гали Әхмәтов үзешчәннәрдән яңа театр коллективы туплый. Аның чыгышларында Әстерхан русурыс драма театры артистлары да катнаша. Беренче булып, [[Юныс Әминов]]ның «Чәчәк» әсәрен сәхнәләштерәләр. Аннары [[Муса Җәлил]] шигырьләре буенча «Үлмәс җыр» спектакле куела. [[Хәй Вахит]], [[Таҗи Гыйззәт]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Мостай Кәрим]] әсәрләрен сәхнәгә куялар. Тамашачы яратып өлгергән әлеге коллективка [[1959 ел]]да '''Әстерхан татар халык театры''' исеме бирелә. [[1960 ел]]да халык театрына Царев елгасы күпере артындагы татар мәдәният йорты бинасы тапшырыла. 4 кеше штатта тора (''режиссер, куючы режиссер, баянчы, машина йөртүче)''. 25 үзешчәннән торган Әстерхан татар халык театрының беренче директоры — Мандур Гайнетдинов. Сәнгать җитәкчеләре һәм спектакльләр куючылар — Гали Әхмәтов, Гата Нуруллин, Рамазан Крутов, Сылу ханым Досаева, Рәис Җаббаров (''Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре''). Актерлар — Мәрхәбә Сәгыйтова, Лена Кадыйрова, Зәйнәп Асанова, Рөстәм Садретдинов һ.б.
«Балакайларым» Г. Сәгыйдуллаев, «Язмышлар шундый» Ф. Садриев, «Комедия, комедия» [[Сәет Шәкүров|С. Шәкүров]], «Сугыш кешеләрен онытмабыз» [[Шамил Рәкыйпов|Ш. Рәкыйпов]] әсәрләре сәхнәләштерелә.