Әхмәт Гадел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
Юл номеры - 26:
 
==Тормыш юлы==
Әхмәт Гадел [[1942 ел]]ның [[2 февраль|2 феврале]]ндә [[Татарстан АССР]]ның [[Мамадыш районы]] [[Акчишмә (Мамадыш районы)|Акчишмә]] авылында туган. [[Бөек Ватан сугышы]] тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә русчаурысча аралашып бара. 1959 елда хәзерге [[Балык Бистәсе районы]]ндагы [[Котлы Бөкәш]] урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул [[Лубиян]] урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, [[Совет Армиясе]] сафларында хезмәт итә.
 
1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында — хәбәрче, [[Шомыртбаш]] сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Үзбәкстанның [[Ташкәнт өлкәсе]]ндә — производство гимнастикасы инструкторы, [[Тольятти]] шәһәрендә — слесарь-монтажчы, янә [[Түбән Кама]] шәһәрендә — тракторчы, компрессорчы, [[Казан телевидениесе]]ндә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист һәм [[«Социалистик Татарстан» газетасы]]ның корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул — СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. Эшчәнлегенең соңгы елларында - [[«Шәһри Казан» газетасы]]ның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.
Юл номеры - 32:
1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
 
Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русчаурысча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы 1970 нче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978—1985 еллар арасында аның ([[Ташкәнт]]тә «Чам» («Нарат», [[Кырымтатар теле|кырым татар телендә]], 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) һәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дүрт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, русчагаурысчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында һәм «Литературная газета»да басылды.
 
Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.