Шарль де Монтескьё: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Шарль де Монтескьё''', Шарль-Луи́ де Секонда́, барон де Ля Брэд һәм де Монтескьё ({{lang-fr|Charles-Louis de Seconda, Baron de La Brède et de Montesquieu}}; ''[[1689 ел]]ның [[18 гыйнвар]]ы, [[Франция|Француз кыйраллыгы]], Жиронда департаменты, Ля-Бред коммунасы — [[1755 ел]]ның [[10 февраль|10 феврале]], [[Париж]]'') — француз фәлсәфәчесе, хокук белгече, язучы. Хакимиятне өч төркемгә (''башкарма, суд, кануннар чыгару'') бүлү турында теория ({{lang-fr|séparation des pouvoirs}}, {{lang-la|trias politica}}) авторы<ref>[https://fr.wikisource.org/wiki/Esprit_des_lois_(1777)/L11/C6 Монтескьё. «Из духа законов». Книга XI]</ref>. [[АКШ]] Конституциясен төзегәндә (''[[1787 ел]]да кабул ителгән'') Монтескьё фикерләре кулланылган.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Chateau la brede.jpg|200px|thumb|right|Ля Брэд кальгасе]]
[[1689 ел]]ның [[18 гыйнвар]]ында [[Бордо]] шәһәре янындагы Ля Брэд {{comment|кальгасендә|замок}} {{comment|аксөяк|аристократ}} гаиләсендә туган. [[1705 ел]]да Бордода [[Католик дине|католик]] көллиятен тәмамлый һәм [[Париж]]га [[хокук]] фәнен тирәнтен укуөйрәнү өчен [[Париж]]га килә. [[1714 ел]]да Бордога әйләнеп кайта, шәһәр судында киңәшче, ике елдан судның вице-президенты була.
 
[[1721 ел]]да «Фарсы хатлары» романын бастырып, күренекле [[сатира]] остасы булып таныла. Романда ике [[фарсылар|фарсы кешесе]] [[хат]] язышып фарсы җәмгыятен (''чынлыкта, {{comment|кыйрал|король}} хакимияте һәм [[Католик дине|дин әһелләре]] изүе астында яшәүче, тәкәббер, юк-барга ышанучы француз җәмгыятен'') каты тәнкыйтьли. Әлеге җәмгыятьтә гыйлемлек тормыштан аерылган, [[сәнгать]] хакимнәргә сукырларча сокланудан узмый. Романда яшәүгә көче булмаган, эчтән таркалып баручы җәмгыять күзаллана.
 
[[1725 ел]]да «Книд храмы» ({{lang-fr|Le Temple de Gnide}}) исемле прозада язылган поэмасын язаиҗат итә. [[1726 ел]]да [[Париж|башкалага]] күчеп, «Парижга сәяхәт» исемле прозада язылган икенче поэмасын чыгара. Әмма язучылык эше генә аны канәгатьләндерми.
 
[[1728 ел]]да Парижны калдырып, [[Аурупа]]ның төрле илләренең [[хокук]] институтларын тикшерү максаты белән өч еллык сәяхәткә чыгып китә. [[Италия]], [[Пруссия]], [[Нидерландлар]]да булгач, ике елга [[Англия]]дә туктый. [[Лондон]]да инглиз хокук фәнен ныклап өйрәнә, ил парламентының конституция тәҗрибәсен үзләштерә. Инглиз хокук белгечләре, фәйләсүфләре, сәясәтчеләре белән аралашу аның дәүләт-хокук идеаллары формалашуга нык тәэсир итә. Үз идеалларын «Кануннар нигезе турында» исемле төп хезмәтендә чагылдыра.
 
== «Кануннар нигезе турында» ==
[[1748 ел]]да басылган әлеге энциклопедик хезмәтендә, тарихи-чагыштыру алымы кулланып, Монтескьё хокук институларыинститутлары барлыкка килүгә [[география|географик]] мохит һәм идарә итү формасы тәэсир итүен күрсәтә. Китапның үзәк темасы — акыллы дәүләт төзелешен кору проблемалары. Монтескьё идарә итүнең [[демократия]], [[аристократия]], [[монархия]] формалары яшәргә хокуклы, әмма [[тирания]], [[деспотизм]] яшәргә хокуксыз, дип исәпли. Идарә итүнең иң кулай формасы — [[Конституцияле монархия|конституция белән хокуклары чикләнгән монархия]] дип таба.
«Кануннар нигезе турында» китабын язганда, [[1734 ел]]да «Римлыларның бөеклеге һәм җиңелүе сәбәпләре турында уйланулар» әсәрен бастыра. Анда Монтескьё тарихи процессның дингә бәйле үзгәрүе турында фикерне катгый кире кага.