Өченче рейх: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 157:
* [[1940 ел]]ның [[27 сентябрь]] — [[Алмания]], [[Италия]] һәм [[Япония]] дуслык турында пактны имзалыйлар.
 
[[1941 ел]]да [[Лүксимбур|Люксембург]] басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).
 
[[Икенче бөтендөнья сугышы]]ның беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, [[1942 ел]]да аның идарәсе астында кыйтга [[Аурупа]]сының зур өлеше ([[Испания]], [[Португалия]], [[Эсвичрә|Швейцария]] һәм [[Швеция]]дән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше [[де-факто]] бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, [[Хорватия]]). Бары [[Болгария]] белән [[Финләндия]] генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр<ref>Baryshnikov 2003; Juutilainen 2005, p. 670; Ekman, P-O: Tysk-italiensk gästspel på Ladoga 1942, Tidskrift i Sjöväsendet 1973 Jan.–Feb., pp. 5–46.</ref>. Ләкин [[1943 ел]]да хәрби хәрәкәтләрдә [[Һитлерга каршы берлек]] файдасына борылыш килеп чыга, ә [[1945 ел]]ның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент [[Карл Дёниц]] җитәкләгән [[Фленсбург хөкүмәте]] таратылгач туктата.