Чирмеш теле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
AqQoyriq (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 219:
*Тау чирмеш диалекты хәрефләре

== Кыскача грамматик белешмә ==
('''''болын чирмеш теле үрнәгендә''''')

=== Исемнәр ===
'''(Лӱ́ммут-влак)'''

Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.

Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: '''пӧрт-влак''', '''пӧрт-шамыч''' — өйләр; '''ача-влак''' — әтиләр; '''пасу-влак''', '''пасу-шамыч''' — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы '''“мыт”''' кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: '''Сапаевмыт''' — Сапаевлар; '''Эчанмыт''' — Эчаннар; '''ачамыт''' — әтиләр. Ә '''“ла”''' кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: '''яллаште''' — авылларда; '''яллашке''' — авылларга.

==== Тартым кушымчалары ====
'''''Берлек сан'''''
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 250:

==== Исем төрләнешләре ====
'''''Берлек сан'''''
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 297:

==== Тартымлы исем төрләнеше ====
'''''(“пӧрт” (өй) сүзенең беренче заты үрнәгендә)'''''
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 321:

=== Фигыльләр ===
Чирмеш (мари) телләрендә фигыльләр системы нык тармакланган, гаять төзек һәм татар теленекенә шактый охшаш.

Чирмеш фигыльләре, хәзерге-киләчәк заманның берлек санында һәм беренче затында ялгана торган кушымчалары буенча, ике төрләнешкә аерымлана:

Юл номеры - 328:
Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: '''лудаш (-ам)''' — укырга; '''возаш (-ем)''' — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма '''возаш (-ам)''' сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. '''Возаш''' сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.

==== Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары= ===
{| class="wikitable"
| rowspan="2" |'''Фигыль заманнары'''
Юл номеры - 413:

==== Хәзерге-киләчәк заман­ ====
{| class="wikitable" style="text-align:left"
!'''Беренче төрләнеш
лудаш (-ам)'''!!'''Икенче төрләнеш
возаш (-ем)'''
Юл номеры - 430:

==== Боерык фигыль шәкелләре­ ====
Боерык фигыльләрнең берлек сан икенче заттагы шәкеле нигез итеп алына, һәм ул кушымчалар ярдәмендә күп кенә грамматик формаларны ясауда катнаша: '''луд''' — укы; '''возо''' — яз; '''нал''' — ал; '''полшо''' — булыш; '''код''' — кал; '''келше''' — килеш; '''туныкто''' — укыт, өйрәт; '''кошт''' — бар; '''муш''' — ю; '''шич''' — утыр. Тамырны тәмамлаучы ике тартыкның берсе гадәттә төшереп калдырыла, мәсәлән: '''шинчаш''' (утырырга) — '''шич''' (утыр; '''мушкаш''' (юарга) — '''муш''' (ю). Ләкин бер искәрмә бар: '''кошташ''' (барырга) фигыле тамырындагы ике тартык та боерык шәкелендәгечә сакланып кала: '''кошт''' (бар).

{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 444:

==== Беренче үткән заман­ ====
Беренче үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле һәм сөйләүчегә анык билгеле булган гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: '''Мый Йошкар-Олаште кок ий илышым.''' — Мин Йошкар-Олада ике ел яшим.
{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 462:

==== Икенче үткән заман­ ====
Икенче үткән заман фигыльләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: '''Тудо теҥгече толын, кызыт кинош кайыш. — Ул кичә килде, хәзер кинога китте.''' Ягъни, кичә үк килгән иде (актуаль булмаган гамәл — икенче үткән заман), ләкин хәзер генә кинога китте (сөйләү вакыты белән бәйле гамәл — беренче үткән заман).
­Икенче үткән заман фигыленең нигезе итеп, хәл фигыль шәкеле алына (лудаш — лудын, возаш — возен), зат кушымчалары шуңа ялгана. Берлек сан өченче зат фигыле бернинди кушымча кабул итми. Бу заман фигыльләренең юклык шәкеле шул нигездән соң килә торган юклык кисәкчәләре аша тәгаенләнә.

Юл номеры - 481:

==== Беренче озайтылган үткән заман ====
Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле, озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: '''Ожно тиде верыште пеш кугу пӱнчӧ-влак ''кушкыт ыле''. — Элек бу урында озын-озын нарат агачлары ''үсә иде''.''' “Кушкыт ыле” — үсә иде.

Алар шулай ук башка үткән заманда тәгаенләнүче фигыльләр аша бирелгән хәлләр белән бергә булырга да мөмкин. Мәсәлән: '''Мый книгам ''лудам ыле'', тиде жапыште шольым ''толын пурыш''. — Мин китап ''укый идем'', шул вакытта энекәшем ''килеп җитте''.''' “Лудам ыле” (укый идем) беренче озайтылган үткән заманда куелган, ә “толын пурыш” (килеп җитте) — беренче (тәмамланган!) үткән заманда.

Юл номеры - 501:

==== Икенче озайтылган үткән заман ====
Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре кебек үк, икенче озайтылган үткән заман фигыльләре дә озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Ләкин, беренчеләрдән аермалы буларак, икенчеләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез вакыйгаларга карата кулланыла. Биредә дә төп фигыль төрләнә торган була, ягъни зат кушымчлары аңа ялгана, ә ярдәмче фигыль итеп, '''улаш''' (булырга) фигыленең икенче (тәмамланган) үткән замандагы берлек сан өченче зат шәкеле — '''улмаш''' (булды) сүзе алына. Ярдәмче фигыль, алдарак әйтелгәнчә, зат-сан буенча төрләндергәндә, үзгәрешсез кала.

Икенче озайтылган үткән заман фигыльләренең юклык шәкеле, беренче озайтылган үткән замандагы кебек, төп фигыльнең юклык формасы аша тәгаенләнә.

Юл номеры - 522:
Беренче һәм икенче озайтылган үткән заманнарны тагын “тәмамланмаган үткән заманнар” дип тә атыйлар.

==== Беренче күптән үткән заман ====
Беренче күптән үткән заман фигыльләре үткән заманда хикәяләү вакытыннан алдарак булган гамәлләрне чагылдыра. Бу очракта “'''ыле'''” (иде) сүзе ярдәмче фигыль итеп алына ­һәм татар теле грамматик нормалары белән тулы тәңгәллек күзәтелә.

{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 559:

==== Теләк фигыльләр ====
Чирмеш теленең теләк фигыльләр категориясе аерым фигыль юнәлеше буларак теркәлгән. Аларны татар теленә, эчтәлек контекстына бәйле рәвештә,  шартлы теләк юнәлешендәге кушма фигыль буларак та (“нидер эшлисе иде” сыман), “теләргә” фигыленең зат, сан һәм заман төрләнешләре аша да тәрҗемә итеп була. Теләк фигыль барлыкка китерү өчен, берлек сан икенче заттагы боерык фигыльгә башта '''-не''' кушымчасы ялгана, аннары зат-сан кушымчаcы өстәлә. Бу очракта икенче төрләнеш фигыльләренең соңгы сузык авазы '''“ы”''' дип үзгәртелә.

{| class="wikitable" style="text-align:left"
Юл номеры - 578:
Теләкне шулай ук '''шуэш''' сүзенең '''-ме''' ('''-мо''', '''-мӧ''') кушымчалы сыйфат фигыль белән тоташтырмасын кулланып та белдерергә мөмкин: '''Мыйын кочмо (кочмем) шуэш'''. — Минем ашыйсым килә. '''Мыйын кочмо (кочмем) ок шу.''' — Минем ашыйсым килми. '''Тыйын Эчан дене кутырет шуэш мо?''' — Эчан белән сөйләшәсең киләме? '''Шуэш''' — күп омонимик мәгънәле '''шуаш''' (бу очракта — “теләргә” мәгънәсендә) фигыленең шартлы теләк шәкеле.

==== Сыйфат фигыльләр ====
Чирмеш (мари) телләрендә сыйфат фигыльләрнең актив һәм пассив төрләре аерымлана. Аларны барлык заманнарда да кулланып була.

Актив сыйфат фигыль боерык шәкелендәге тамырга '''–ше, –шо, -шӧ (–ыше, –ышо, -ышӧ)''' кушымчаларының берсен сингармонизм һәм төрләнеш таләпләренә туры китереп ялгау аша барлыкка килә: '''лудшо''' — укучы, укый торган; '''возышо''' — язучы, яза торган; '''лӱдшӧ''' — куркучы, курка торган, куркак; '''йӧратыше''' — яратучы, ярата торган, сөяркә.

Юл номеры - 592:
Нимо '''лӱдшашат''' уке! — Бернинди куркыныч юк! ('''куркытырлык''' нәрсә юк).

==== Хәл фигыльләр ====
Хәл фигыльләр дә берничә кушымча ярдәмендә барлыкка килә. Аларның иң киң таралганы '''–ын''' һәм '''–ен''' кушымчаларын өстәп ясала. Беренчесе — беренче төрләнеш фигыльләре өчен, икенчесе — икенче төрләнештәгеләр өчен. Болар татар теленә башлыча үтәлү рәвеше хәл фигыльләре ярдәмендә тәрҗемә ителә.

Мисаллар — беренче төрләнештән: '''лудаш''' (укырга) — '''лудын''' (укып), '''лекташ''' (чыгарга) — '''лектын''' (чыгып), '''колышташ''' (тыңларга) — '''колыштын''' (тыңлап). Икенче төрләнештән: '''йошкаргаш''' (кызарырга) — '''йошкарген''' (кызарып), '''эрташ''' (үтәргә) — '''эртен''' (үтеп), '''шулаш''' (эрергә) — '''шулен''' (эреп).

Юл номеры - 616:
Кушымчасы '''-шыла''' булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә үз “туганы” аша белгертелә: '''Пашаш кайы''шыла'', йолташем деке пурышым.''' — Эшкә бар'''''ышлый''''', иптәшем янына кереп чыктым.

=== Сыйфат ===
Сыйфат (чирмешчә — палымут) әйберләрнең һәм төшенчәләрнең төрле үзлекләрен тасвирлый һәм җөмләдә исем янында аергыч яки кушма хәбәрнең исем өлеше буларак кулланыла.

Чирмеш сыйфаты, татар телендәге кебек үк, билгеләнүче сүз алдында торганда, аңа яраклашып төрләнми, ягъни сан яки килеш кушымчалары кабул итми. Мәсәлән: '''у книга''' — яңа китап, '''у книган''' — яңа китапның, '''у книга-влаклан''' — яңа китапларга.

Юл номеры - 628:
Сыйфатлар исем яки фигыль тамырына '''–ан''' кушымчасы ялгап та ясалырга мөмкин: '''пылан''' — болытлы; '''мардежан''' — җилле; '''кечан''' — кояшлы; '''тӱтыран''' — томанлы; '''йӱран''' — яңгырлы. Мондый сүзләр рәвеш буларак та кулланыла.

=== Саннар ===
Саннар (чирмешчә — '''чотмут-влак'''), татар телендәге кебек үк, мәгънәсе буенча микъдар, тәртип һәм вакланма саннар төркемнәренә бүленәләр. Төзелеше буенча алар гади, катлаулы һәм кушма рәвештә булырга мөмкин.

Микъдар саннарының тулы һәм кыска шәкелләре була. Аергыч буларак килгәндә, аларның беркайчан да төрләнми торган кыска шәкеле кулланыла: '''Ме куд шагат тунемына.''' — Без алты сәгать укыйбыз. '''Кандаш кече эртен.''' — Сигез көн үтте. '''Йӱр вич кече йӱреш.''' — Биш көн (инде) яңгыр ява.

Юл номеры - 715:

=== Алмашлыклар ===
(чирмешчә — '''''олмештышмут)'''''

'''''Зат алмашлыклары''''': '''мый''' — мин; '''тый''' — син; '''тудо''' — ул; '''ме''' — без; '''те''' — сез; '''нуно''' — алар. Болар, исемнәрдәге кебек кушымчалар алып, ләкин шул рәвешчә алты килештә генә төрләнә. Урын, юнәлтү һәм хәл килешләрендәге алмашлыклар исә дене, деке, деран бәйлекләре ярдәмендә ясала, мәсәлән: '''мый денем''' — миндә; '''мемнан дене''' — бездә; '''мый декем''' — миңа (таба); '''мемнан деке''' — безгә (таба); '''мый деранем''' — миндәге; мемнан деран — бездәге.

Юл номеры - 800:

=== Рәвешләр ===
Мәгънәсе һәм кулланылышы буенча, рәвешләрнең берничә төркеме аерымлана.

1. '''''Урын рәвеше''''': '''тыште''' — монда; '''ончылно''' — алда; '''ӱмбалне''' — өстә; '''ӱмбак(е)''' — өскә; '''ӱмбалан''' — өстә; '''ӱмбач(ын)''' — өстән (өстеннән); '''йымалне''' — аста; '''йымак(е)''' — аска; '''йымалан''' — аста; '''йымач(ын)''' — астан һ.б.

Юл номеры - 817:
Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе '''–рак''' кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: '''талын''' (көчле) — '''талынрак''' (көчлерәк); '''писын''' (тиз) — '''писынрак''' (тизрәк); '''вара''' (соңыннан) — '''варарак''' (соңрак).

=== Cинтаксис ===
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Шагыйрь Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк: “Уйчан ул безнең җөмләләр — азакта тик фигыле; уйлап эшләмәгән эшнең азабы билгеле!”
Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: '''Тудо книгам лудеш.''' — Ул китап укый. '''Ме чодыраш каена.''' — Без урманга барабыз. '''Тыйын йоратыме туныктышет кӧ?''' — Синең яраткан укытучың кем?