Акча: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к clean up |
|||
Юл номеры - 1:
'''Акча''' — [[кыйммәт]]е [[күпчелек]] [[мал]] һәм [[хезмәт]]нең кыйммәтенә [[тиңдәш]] булган универсаль [[үзенчәлек]]ле мал. Башкача әйткәндә, акча аркылы малның [[бәя]]се үлчәнә.
== Акчаның барлыкка килү тарихы ==
Бик борынгы заманнардан бирле кешеләр сату-алу белән шөгыльләнә башлаганнар. Казып өйрәнүләрдән күренгәнчә, моннан 12 мең еллар чамасы элек, ягъни әле таш дәверендә үк кабиләләр арасында алыш-биреш алып барылган. Алыш-биреш үсешенең төп сәбәпләреннән берсе булып хезмәт бүленеше торган. Әйтик, бер кабилә яшәгән җирдә таш кораллар ясауда файдаланылган чакматаш ятмалары җитәрлек булса, икенчесе яшәгән җирдә ул булмаган, ләкин башка нәрсә, әйтик, җәнлек тиресе яки терлек асралган, һәм алыш-биреш, шулай итеп, ике як өчен дә файдалы булган. Товар («тауар» — борынгы төрки сүзе) төрләре чимал, эш һәм сугыш кораллары, төймә яки алка кебек бизәнү әйберләреннән торган.
Юл номеры - 8:
Беренче акчаларның барлыкка килүе аеруча игътибарга лаек. Алыш-биреш үсеш алган өлкәләрдә ниндидер бер товар үзенең үтемле булуы белән аерылып торган, һәм биредә барлык башка товарларны да аңа алыштырып алырга мөмкин булган. Шулай итеп, беренче акчалар барлыкка килгән. Мәсәлән, Идел буенда табылган тар гына йөзле, озынча итеп эшләнгән бик борынгы тимер балталардан торган хәзинә мәгълүм. Мондый балталар, әлбәттә, акча ролен уйнаган. Африканы өйрәнүче галимнәр Меланезиядә биш төрле акча: каури-кабыр-чык, тимер, тоз, бакыр һәм алтын йөрештә булуын билгеләп үтәләр.
== Функцияләр ==
|