Платон Ойунский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Новая страница: «{{Шәхес | исем = Платон Ойунский | рәсем = Ойунский.jpg | рәсем_зурлыгы = 250px | alt = Платон Ойунский...»
(аермасы юк)

9 ноя 2009, 09:48 юрамасы

Платон Алексей улы Ойунский (Слепцов) (1893 елның 10 ноябре1939 елның 31 октябре) — якут совет язучысы һәм җәмгыять эшлеклесе, якут совет әдәбияты нигезчесе.

Платон Ойунский
Туган телдә исем Былатыан Ойуунускай
Туган 1893 елның 10 ноябре
Таттин улусы, Якутия
Үлгән 1939 елның 31 октябре
Якутск, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе противоправное лишение свободы[d]
Милләт Якут
Ватандашлыгы Русия империясе, СССР
Әлма-матер Тум дәүләт педагогика университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь, драматург, җәмагать эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Сардана Ойунская

 Платон Ойунский Викиҗыентыкта

1918 елдан башлап КПСС әгъзасы. 1921 елда Якутия Губревком җитәкчесе, 1922 елда Совнарком җитәкчесе ә 1923 елда исә Якут АССРның Үзәк Башкарма Комитеты җитәкчесе. 1928—31 елларда Якутия мәгариф һәм сәламәтлек саклау наркомы. 1935 елда аның тәкъдиме буенча Якут АССР СНК янында тел һәм мәдәният институты эшләнде, Платон Ойунский аның беренче мөдире булды. СССР язучылар берлеге җитәкчелеге әгъзасы булды. СССР Югары Шурасы депутаты.

Беренче шигерен 1917 елда нәшер итте. 1919 елда аның мәшһүр «Син биир буолбаат?» (Барыбер түгелме?) шигерен язды. Аның әсәрләре, хикәяләре, драмалары саха халкы әдәбиятының алтын фондына керде. Якут теленә рус һәм дөнья әдәбияты классикасын тәрҗемә итте.

Репрессия астына ләкте. 1938 елның 3 февралендә тоткарланды, ә 1939 елның 31 октябрендә төрмәдә вафат булды. 1955 елның 15 октябрендә тулысынча реабилитацияләнгән.

Ойунский турында хәтер