Курай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 15:
[[Идел буе Болгары]] дәүләтендә курай кулланыла инде, [[Алтын Урда]] һәм [[Казан ханлыгы]] дәверендә аның кулланышы киңәя<ref>Макаров Г. М. Традиционные аэрофоны татар Волго-Камья</ref>. Тарихи чыганаклар буенча курай [[Төрки каһанлыгы]]нда барлыкка килгән, шуңа күрә төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли корал бар: мәсәлән [[татарлар]]да, [[башкортлар]]да - курай, [[алтайлы]]ларда - шоор, [[кыргызлар]]да - чоор, [[казакълар]]да - [[Сыбызгы (музыка коралы)|сыбызгы]], [[төрекмән]]нәрдә - гаргы төйдек, [[маҗарлар]]да, [[Дунай болгарлары|болгарлар]]да - кавал һ.б. һ.б.<ref>Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.</ref>
 
Борынгы заманда татарлар курайны [[камыш]]тан ясаганнар, төрле металлдан ясалган курайлар да билгеле. Хәзерге вакытта агач курай киң таралган, шулай ук [[әлүмин|алюминий]] һәм пластиктан ясала<ref name="dic.academic.ru">http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1337755</ref>.
 
Татар кураенда 7 уйнау тишеге бар: 6-сы - алда, берсе арткы якта урнашкан, шуңа күрә курайда теләгән 7-ноталы көйне уйнарга була<ref name="dic.academic.ru"/>.