Балтач районы (Башкортстан): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к IanraBot үзгәртүләре (бәхәс) Әмир юрамасына кадәр кире кайтарылды
Тамга: кире кайтару
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тарих: викиләштерү
Юл номеры - 36:
Районның яңа тарихы [[1930 ел]]ның [[20 август]]ында башлана. [[Бөек Ватан сугышы]] алдыннан районның 108 авылында 49128 кеше яшәгән. 87 колхоз һәм ике машина-трактор станциясе оештырыла. Илебез халкы белән беррәттән, балтачлылар да олы яуга күтәрелә, биредән сугышка 10700 кеше китә. Аларның 5708е чит җирләрдә ятып кала. Күрсәткән батырлыклары өчен 3800 яугир орден һәм медальләргә лаек була, ә [[Үлмәскол Шакиров]] һәм [[Габделхәй Сәетов]]ка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. <br />
Балтачлылар ата-бабалары батырлыгын онытмый. Яу кырларында ятып калганнар истәлегенә куелган обелисклар һәм һәйкәлләр даими игътибар үзәгендә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан аларның барысы да яңартылды, 3 авылда яңалары ачылды. Барлык мәктәпләрдә музейлар, Дан почмаклары булдырылган. <br />
1950-1980 еллар район өчен олы үсеш чоры була. Колхозлар техник яктан ныгый, кул көче куллану кими. Фермалар, комплекслар төзелә. Социаль өлкәдә дә күп эшләр башкарыла — мәгариф, мәдәният, медицина объектлары, юллар салына. Балтачлыларның шушы дәвердәге фидакяр хезмәте югары бәяләнә — ике йөздән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә [[Флүр Галимҗанов]], [[Әхсән Шәрипов]], [[Кадыйм Шәйхлисламов]], [[Нурулла ХафизовларХафизов]]лар Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
 
<gallery widths="180px" heights="200px" perrow="5" caption= "">