Газаватнамә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 10:
== «Зафәрнамәи вилаяти Казан» ==
[[Рәсем:Firinat xalikov war.jpg|300px|left|thumb|«''Колшәрифнең укучыларә белән Казанны алучыларга каршы торуы''». [[Фиринат Халиков]]]]
'''Зафәрнамә''' (''зафәр — «җиңү» дигәнне аңлата'') һәм '''фәтхнамә''' (''фәтх — «җиңеп, яулап алу»'') дип аталып йөртелүче әсәрләр дә ''газаватнамә'' жанрына кертеп карала. [[Кол Шәриф]]нең «Зафәрнамәи вилаяти Казан» (Казан вилаятенең җиңүе) әсәре (''[[1550 ел|1550]]'') шундый әсәрләрдән. Кол Шәриф (''?—[[1552 ел|1552]]'') [[Төркия]] солтаны [[Сөләйман I Кануни |Сөләйман Канунига]] [[1550 ел]]ның [[февраль|февралендә]] [[Казан]] шәһәренә һөҗүм иткән [[Явыз Иван|рус гаскәренең]] җиңелүе турында язган. Гадәттә, әһәмиятле җиңүләр хакында [[Казан ханлыгы|Казан ханнары]] күрше илләр хөкүмәтләренә язмача хәбәрләр җибәргәннәр. [[Сафа-Гәрәй|Сафагәрәй хан]] [[1549 ел]]ның [[март]]ында үтерелгәч, аның [[Үтәмеш-Гәрәй|варисы]] кечкенә булу сәбәпле, ханнар башкара торган җаваплы эшне Кол Шәрифкә үз өстенә алырга туры килә. Аның язмасы [[Төркия]] архивларында сакланган. [[1995 ел]]да [[татар халкы]]на да мәгълүм була<ref>Шәриф Хаҗитархани. Казан вилаятенең җиңүе. [[Идел (журнал)|«Идел»]]. 1995 ел, декабрь, 16нчы биттә</ref>.
{{цитата|автор=[[Кол Шәриф]]. «Зафәрнамәи вилаяти Казан»нан автор турында өзек|Сәед ата оныгы, мәрхүм һәм ярлыканган сәеднең углы Кол Мөхәммәд сәед – бөеклеге дәвам итсен – башлап, яшь дәрвишләрне һәм суфиларны туплап, '''газа''' атына атланып, янә сугышка чыныктырып, сугыш киемнәрен киеп, кяфергә каршы хәзерләү һәм карауда иде}}