Атлантик океан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 38:
Атлантик океанның табигый шартлары тереклек үсеше өчен бик уңайлы, шуңа күрә барлык океаннар арасында ул иң продуктив булып санала. [[Балык тоту]]ның һәм башка диңгез продуктларын чыгаруның иң зур өлеше океанның төньягына туры килә. Әмма промыселның нык көчәюе соңгы вакытта биологик байлыкларның кимүенә китерде.
 
Атлантик океан шельфлары [[нефть]]кә һәм башка файдалы казылмаларга бай. [[Миксикә|Мексика]] култыгында һәм [[Төньяк диңгез]] шельфларында меңләгән скважина борауланган. Шәһәрләр үсү, күп кенә диңгезләрдә һәм океанның үзендә суднолар йөрүнең артуы сәбәпле, соңгы вакытта табигый шартларның начарлануы күзәтелә. Су һәм һава пычранган, океан һәм диңгез буйларында ял итү өчен шартлар начарланган. Мәсәлән, [[Төньяк диңгез]] күп километрларга җәелгән [[нефть]] таплары белән капланган. [[Төньяк Америка]] ярлары буенда [[нефть]] элпәсенең киңлеге йөзләрчә километрга җитә. [[Урта диңгез]] [[Җир шары]]нда иң нык пычранган диңгезләрдән санала. Атлантика инде хәзер калдыклардан үзлегеннән генә чистарына алмый. Атлантик океанның пычрануына каршы көрәш халыкара бурыч булып тора. Океанга зарарлы калдыклар түгүне тыя торган килешүләр төзелде инде.
 
== Чыганаклар ==