Суүсемнәр: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
к →top: clean up |
||
Юл номеры - 1:
[[Рәсем:Ulva lactuca.jpeg|right|270px]]
'''Суүсемнәр''' ({{lang-la|Algae}}) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Суүсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкилләре арасында [[бер күзәнәкле организмнар]] — суда пассив йөзүчеләре дә ''(мәсәлән, [[хлорелла]])'' һәм камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомонада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, ''мәсәлән, [[волъвокс]]''. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә җепләре белән сулык төбенә берегә яки суның төпкә якын һәм аннан өстәрәк катламнарында төерләр рәвешендәге тупланмалар — бака ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мәсәлән, диңгез кәбестәсе — ламинария) диңгез төбендә әрәмәлекләр хасил итә. Атлантик океанда Азор утрауларына якын сайлыкларда, бирегә [[Миксикә|Мексика]] яр буйларыннан агым белән килеп, саргассум суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур мәйданны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.
Суда килеп чыккан һәм тулы геологик эпохаларны кичергән суүсемнәр, анда яшәү шартлары даими булганлыктан, үзләренең беренчеләреннән аз аерылып торган формаларын хәзерге көнгә кадәр саклаганнар.
|