Ылыслылар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 24:
'''Ылыслылар''' ({{lang-la|Pinóphyta}} яки ''Coníferae'') — 13-14 биологик [[Тип (биология)|бүлек]]ләрнең берсе.
 
Хәзерге [[ачыкорлыклылар]] арасында ылыслылар — иң күп санлы төркем. Алар — иртә карбонда барлыкка килгән гаять борынгы үсемлекләр классы. Ул ике аскласска: кордаитларга (Cordaitidae) һәм ылыслыларга (Pinidae) бүленә. Кордаитлар (''Cordaitidae'') асклассы — тулысынча үлеп беткән үсемлекләр. Алар, иртә карбон, хәтта [[девон]] азагында ук барлыкка килеп, [[пермь чоры]]ның азагына кадәр яшәгән.
 
Ылыслылар асклассы (''Pinidae'') — хәзерге заман ачыкорлыклыларның иң киң таралган һәм күн санлы төркеме. Ылыслы үсемлекләрнең асклассында 7 семьялык, 55 ыруг һәм якынча 500 төр исәпләнә. Табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте буенча ылыслылар чәчәкле үсемлекләрдән кала икенче урында. Ылыслы урманнарда органик матдәләр биомассасы күн күләмдә туплана. Ылыслыларның үзагачы сәнагатьнең күп тармаклары әчеп кыйммәтле чимал булып хезмәт итә.
 
Ылыслылар күбесенчә [[Төньяк ярымшар]]да таралган. Алар еш кына бер төрдән торган киң урманнар тәшкил итә. Борынгы һәм эндемик ыругларның күбесе Тын океан бассейны буенча, бигрәк тә Көньяк-көнчыгыш һәм Үзәк [[Кытай]], [[Япония]], [[Төньяк Америка]], [[Чили]], [[Яңа Зеландия]], Көнчыгыш [[Аустралия|Австралия]]дә таралган. Болар — мәсәлән, секвойя (Sequoia), мета-секвойя (Metasequoia), криптомерия (Cryptomeria), араукария (Araucaria), агатис (Agathis) ыруглары. Бу исә [[Тын океан]] өлкәләре климатының мезозой чорына карата аз үзгәреше белән аңлатыла. Мондый климат кайчандыр ылыслыларның гөрләп үсешенә китергән.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page131 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит131-132]</ref>
 
Ылыслылар асклассының хәзерге вәкилләрен [[Голландия]] ботанигы A. Паул [[1950 ел]]да тәкъдим иткәнчә, биш рәткә: араукарияләр (Araucariales), наратлар ([[Pinales]]), кипарислар (Cupressales), подокарплар (Podocarpales), тисслар (Taxales) рәтләренә бүләләр. <ref>http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page137 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит137</ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}