Польша: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 66:
 
=== Русия, Пруссия һәм Австрия составында ===
Берничә гасыр дәвамында Польша Аурупадагы иң кодрәтле дәүләтләрдән берсе булып торды. Әмма авыр сугышлар сәбәпле дәүләт {{коммент|инкыйразга|регресска}} очрап, өч мәртәбә (1772, 1793, 1795 елларда) [[Пруссия]], [[Аустрия|Австрия]], [[Русия империясе|Русия]] арасында бүленгән. 1807 елда [[Наполеон Бонапарт|Наполеон І]] көчләре Пруссияне җиңеп, Франциягә бәйле Варшау һерцоглыгын төзде. 1814—15 елларда Вена конгрессында Польша янә бүленгән. Варшау һерцоглыгының зур өлеше ''Польша патшалыгына ''әйләндерелеп, Русиягә тапшырылган.
 
Пруссия Варшау һерцоглыгының бер өлешен алды, [[Силезия]] һәм Померанияне үзендә саклап калды. Австриягә (1867 елдан [[Австрия-Маҗарстан]]) [[Галиция]] бирелде. Краков җөмһүрияте төзелгән. Поляк халык азатлык өчен туктаусыз көтәшкән (1794 елда [[Тадеуш Костюшко|Т. Костюшко]] җитәкчелегендәге күтәрелеш, 1830—31, 1846, 1848, 1863—64 еллардагы күтәрелешләр).