«Жан-Батист-Жюль Бернадот» битенең юрамалары арасында аерма

к
* [[1795 ел|1795]] һәм [[1796 ел]]лардагы [[Рейн]] кампанияләрендә дә уңыш казана.
* [[1797 ел]]ның башында 20 меңлек корпус башлыгы итеп [[Наполеон Бонапарт]]ның [[Италия]] армиясен ныгыту өчен җибәрелә. Тальяменто елгасын кичкәндә (''[[1797 ел]]ның [[16 март]]ы''), Градискны штурмлаганда (''[[1797 ел]]ның [[19 март]]ы'') һәм [[Триест]]ны алганда дивизия белән оста җитәкчелек итә. Нәкъ шушы чорда баш сәргаскәр Бонапарт белән үзсүзле Бернадот арасында аңлашылмаучылыклар туа, хисләр бер-берсен күрә алмауга хәтле үсә.
* [[1797 ел]]ның [[апрель|апрелендә]] [[Аустрия|Австрия]] белән солых төзелгәч тә, Бонапарт Бернадотны, трофей байракларны Парижга кайтару миссиясен йөкләп, армиядән җибәрә.
* Бернадот [[Париж]]да чагында, [[Франса|Франция]]нең төньягында, аеруча [[Марсель]]дә, роялистлар чуалышлары башлана. Директория чуалышны бастыруны Бернадотка йөкли. Корал кулланмыйча да, чуалышларны туктатуга ирешә. Яңадан Италия армиясенә кайтып, үзенең дивизиясе белән җитәкчелек итә. Франция республикасының Австрия белән сугышын туктаткан Кампоформия солыхы төзелгәч (''[[1797 ел]]ның [[17 октябрь|17 октябре]]''), Бернадотны [[Франса|Франция]]нең көнбатышында төзелгән армиягә күчерәләр. Әлеге армиянең сәргаскәре итеп Наполеон Бонапарт билгеләнгәч, Бернадот моның белән риза булмыйча, башка эшкә билгеләүләрен сорый.
* Директория [[1798 ел]]да [[Аустрия|Австрия]]гә илче итеп билгели. Берничә айдан, [[Вена шәһәре|Венадан]] кире чакыртып алына, Югары Рейндагы Обсервация армиясе сәргаскәре итеп билгеләнә.
* [[1799 ел]]гы кампания барышында, дошманга хәлиткеч һөҗүмнәр оештыра, [[Маннһейм|Мангейм]] кирмәнен басып ала.
* [[1799 ел]]ның [[июль|июленнән]] [[сентябрь]]гә хәтле Бернадот Франция республикасының хәрби министры булып тора. Ләкин хакимияттән читләтелгән якобинчылар белән элемтәләре беленгәч, Директория аны отставкага җибәрә.
* [[1805 ел]]да Шәрәфле легион орденының Зур хачы (''Наполеон Франциясендәге иң зур бүләк'') белән бүләкләнә.
* [[1806 ел]]да кенәз Понте-Корво титулы бирелә.
* Наполеонның Бернадотны [[АКШ]]ка илче итеп җибәрү планы була, моңа [[Аустрия|Австрия]] белән башланып киткән сугыш комачаулый. Бернадот Бөек армиянең 1нче корпусы командиры итеп билгеләнә.
* [[1805 ел]]гы хәрби кампаниядә, [[Аустерлиц]] янындагы бәрелештә Бернадот резервтагы армия белән җитәкчелек итә. [[1806 ел]]ның [[14 октябрь|14 октябренда]] француз гаскәре [[Пруссия]] гаскәре белән [[Ена (шәһәр)|Йена]] һәм Ауэрштедт янында сугышканда, Бернадот хәлиткеч сугыштан читләшә, Наполеон моның өчен аңы хәрби судка бирү белән яный.
* [[1807 ел]]гы [[Пруссия|Көнчыгыш Пруссиядәге]] хәрби кампаниядә Морунген янындагы бәрелештә (''[[1807 ел]]ның [[13 гыйнвар|13]] ([[25 гыйнвар|25]]) [[гыйнвар]]ы'') батырлык күрсәтә, ике тапкыр яралана, шуңа күрә сугыш кырын алдан ташлап китә.
* [[1807]]-[[1809 ел]]ларда [[Алмания]]нең [[:ba:Ганза|Ганза]] шәһәрләре генерал-губернаторы.
* [[Аустрия|Австрия]] белән [[1809 ел]]гы сугышта Бөек армиянең 9нчы (''саксон'') корпусын җитәкли, ләкин корпус уңышка ирешми. Ярсыган Наполеон корпусны тарата, Бернадотны армиядән читләштерә.
* [[1809 ел]]ның [[җәй|җәендә]], [[Голландия]]гә төшкән күпсанлы [[инглиз]] десантын тар-мар итү өчен, [[Франса|Франция]] хөкүмәте Бернадотка 30 меңлек Төньяк армиясен төзергә куша. Ләкин армия барып җиткәнче, десант киткән була. Наполеон Бернадотны армия белән җитәкчелек итүдән читләштерә.
* [[1810 ел]]да [[Рим]]га генерал-губернатор итеп җибәрә. Берничә айдан Бернадот отставкага китә.
1 215 225

правок