Тарикать: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
 
к яңа бүлек исеме өстәү: Вирд
Юл номеры - 1:
'''Тарикать''' ({{lang-ar|طريقة}} – «''юл''») — [[суфичылык|суфилар]] оешмасы. Суфиларның мистик күнегүләр, [[дога]], зикер һәм күпсанлы [[Гыйбадәт (Ислам)|гыйбадәтләр]] һәм аерым [[йола]]лар башкару юлы белән үз өсләрендә эшләүләрен һәм «хакыйкать»не табарга тырышуларын таләп-максат иткән [[фәлсәфә|фәлсәфи]] һәм [[дин]]и-мистик система. [[Суфичылык]]та бик күп төрле тарикатьләр бар, мәсәлән, [[нәкышбәндия]], [[кадирия]], [[сөхрәвәрдия]] һ. б. Һәр тарикать башка тарикатьләрдән үзенең мораль-әхлак кагыйдәләре, йолалары, силсиләсе, зикере, вирдләре һ. б. белән аерылып тора.
{{Ислам}}
== Силсилә ==
Юл номеры - 9:
* Җәһри зикер — кычкырып яки якын-тирәдәге кешеләр ишетерлек итеп ачык тавыш белән әйтелгән зикер. Мондый зикер әйтелгән тарикатьләрне «җәһри тарикатьләре» дип атыйлар (''ясәвия, руфаи, кадирия тарикатьләре шундыйлар'').
* Һафи зикер — суфи (''дәрвиш'') үзе генә ишетерлек итеп, пышылдап, яки эчтән генә әйтелгән зикер. Тыныч, яки тавышсыз зикер әйткән тарикатьләрне «һафи тарикатьләре» дип атыйлар (''нәкышбәндия, мәламәтия тарикатьләре шундыйлар'').
 
== Вирд ==
Һәр тарикатьнең үзенә генә хас вирдләре була. Вирд — көндәлек [[дога]]лар, укуның билгеле тәртибе һәм вакыты булган [[аять]]ләр, [[хәдис]]ләр, изгеләр сүзеннән гыйбарәт [[дога]] яки зикер. Әлеге догалар [[көн]]нең (''[[кич]]әнең'') билгеле [[сәгать]]ләрендә аерым гына яки бергәләп, кычкырып яки тавышсыз (''күңелдән, пышылдап'') укыла. Һәр [[суфый|суфиның]] үзенең генә вирды булырга тиеш. Вирд, күпчелек очракта, тарикать сере булып исәпләнгән.
 
== Тарикатьләр чоры ==