Фатих Кәрим: юрамалар арасында аерма

15 байт убрано ,  3 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
Нет описания правки
Нет описания правки
'''Фатих Кәрим''' ([[9 гыйнвар]], [[1909 ел]], [[Ает авылы]], [[Башкортстан]]ның Бишбүләк районы<ref>http://www.bizhbulyak.ru/Fatih_Karim.html</ref> — [[19 февраль]], [[1945 ел]], Кенигсберг тирәләре) – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп, милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь.
 
гаиләсендә
==Тәрҗемәи хәле==
Фатих Кәрим Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Абыйсы Габдулла (шагыйрь [[Ярлы Кәрим]]), әтисе, апасы да шигърият яраталар, үзләре дә шигырьләр чыгаралар.
Төрек-Балкан сугышы башлангач, мулла бераз үзгәргәндәй була. Яңа тормышны ялганламый, якламый. Революциядән соң өч ел яшәгәч, тома сукыраеп, муллалыктан баш тартмыйча, 1918нче елны тыныч кына дөнья куя.
Әниләре Гөльямал да аз сүзле, тыйнак, уңган хатын булган. Бөтен өй мәшәкатьләре, йорт эшләре аның җилкәсенә төшкән. Еш чирләгән. Шуңа карамастан, һәрвакыт күтәренке күңеллелек саклаган, эшне җырлап кына башкарган. Балалары да аның моңлы тавышын тыңларга яратканнар.
Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Шагыйрь үзе бу хакта болай дип язган: « Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома сукыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү, апам Мәрьямнең үз дәфтәренә [[Дим]] буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар…»
Ф. Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта.
Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим [[Бәләбәй педагогия техникумыныңтехникумы]]ның әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә.
 
Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортстанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда [[Җир төзү эшләре техникумы]]н тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. [[Татарстан китап нәшрияты]]ның яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) .
33 970

правок