Мөсәгыйть Хәбибуллин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 24:
{{мәгънәләр|Хәбибуллин}}
'''Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин''' ([[1927 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабре]] – [[2019 ел]]ның [[4 гыйнвар]]ы) – күренекле [[татар]] [[язучы]]сы, тарихи романнар авторы, Татарстанның [[Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе|Г. Тукай бүләге иясе]] ([[2003]]).
==Биография==
Мөсәгыйть Хәбибуллин [[1927 ел]]ның [[25 декабрь|25 декабрендә]] [[Ырынбур өлкәсе]]нең [[Абдуллин районы]] [[Абдрахман (Ырынбур өлкәсе)|Габдрахман]] авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары [[Татарстан]]ның [[Баулы районы]] [[Шалты]] җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша.
1944 елда М. Хәбибуллин [[Чиләбе өлкәсе]]нә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында [[Магниттау]] металлургия комбинатында токарь, [[Башкортстан]]ның [[Октябрьски]] шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда [[Азнакай районы|Азнакай район]] газетасы [[Маяк (Азнакай, гәзит)|Маяк]]та редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда [[Таҗикстан]]дагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1971 елның июненнән М. Хәбибуллин [[Казан]]да яши.
[[2019 ел]]ның [[4 гыйнвар]]ында Казан шәһәрендә вафат булды<ref>[https://www.azatliq.org/a/29691951.html Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат]</ref>. 5 гыйнварда Самосыроводагы татар зиратында җирләнде.
==Иҗаты==
Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» исемле тарихи романнар иҗат итә.
== Бүләкләр ==
[[1996 ел]]да татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен
[[1978 ел]]да Татар АССР Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
== Шулай ук карагыз ==
|