Зур Нөркәй: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →Колхозлаштыру: clean up |
к →Нөркәй совхозы: clean up using AWB |
||
Юл номеры - 141:
1957 нче елда авылда МТС бетерелә. Шул җирлектә 1957 нче елның март аенда Нөркәй совхозы оештырылды. Совхоз оештыру колхозчыларның гомуми җыелышында халыкка игълан ителә. Шуннан соң колхозчылар совхозга керергә гаризалар язалар. Гаризалар тикшерелгәннән соң, Нөркәй совхозына керерлек бер өлеш колхозчыларны совхозның даими эшчеләре (1700 кеше чамасы) итеп, калганнарын сезонлы эшчеләр итеп совхозга кабул итәләр.
Беренче елларында совхоз 8 бүлекчәдән тора: 1 нче бүлекчә - Нөркәй, 2 нче бүлекчә - Имән, 3 нче бүлекчә - Тәкермән, 4 нче бүлекчә - Саклаубаш, 5 нче бүлекчә - Чөйле, 6 нчы бүлекчә - Алга, 7 нче бүлекчә - Шәрләрәмә һәм 8 нче бүлекчә - Сөлек бүлекчәләре. Совхозның беренче директоры Сафиуллин Садри, партком секретаре - Камалиева, агрономы - Галиакберов иде.
2 елдан соң Галиакберов директор итеп билгеләнә. 1962 нче елда өлкән агроном итеп
1965 нче елның февраль аенда совхоз ике өлешкә аерыла - «Тукай» һәм «Нөркәй «совхозлары барлыкка килә. Нөркәй совхозына Сөлек, Кормаш, Шәрләрәмә, Нөркәй бүлекчәләре керә.
1967 нче елда Кече Нөркәй һәм Зур Нөркәй авыллары Верховный Совет указы белән берләштереә, шуннан соң Нөркәй исеме белән генә йөртелә башлый.
|