Төхфәт Янәби: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Иҗаты: clean up using AWB
Юл номеры - 37:
Төхфәт Янәби иҗат эшен фирка, шура һәм матбугат органнарында җаваплы эшләр башкару белән бергә алып бара. [[1920 ел]]лар башында [[шигырь]]ләре, нәсерләре, хикәяләре [[газета]]-журнал битләрендә еш күренә башлый.
 
Т. Янәбинең беренче [[шигырь]]ләрендә заман сулышын, [[ССРБСәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|илдәге]] үзгәрешләрне тоеп була. «''Борылмалы юллар''», «''Баганалы юл буйлап''», «''Җиңүчеләр иле''» кебек поэмалары шагыйрь иҗатының үсеш этаплары булып тора. Ул әсәрләрдә автор яңа совет кешесенең җанлы образын гәүдәләндерә алган. [[Фольклор|Халык авыз иҗаты]] байлыгын, аерым алганда '''''кобаер''''' алымнарын кулланып, әсәрләрен халыкчан итүгә ирешә.
 
Т. Янәби поэзия һәм проза өлкәсендә бердәй иҗат итә. Нәсерләре, юмористик хикәяләре (мәсәлән, «''Түбәсез өйләрдә''», «''Тәүге танышу''», «''Инспектор''», «''Көтүче Шәрәй''», «''Куылды''») үзәгендә гади [[халык]] вәкилләре тора, аларны [[язучы]] зур ихтирам белән сурәтли.