«Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская» битенең юрамалары арасында аерма

к
clean up using AWB
(Removing Сәхибҗамал_Гыйззәтуллина-Волжскаяның_кабере.jpg, it has been deleted from Commons by Ymblanter because: per [[:c:Commons:Deletion requests/File:Сәхибҗамал Гыйззәтул)
к (clean up using AWB)
}}
<small>{{мәгънәләр|Гыйззәтуллина}}</small>
'''Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская''' (''Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы;''<ref>http://matbugat.ru/news/?id=9568</ref> [[14 май]] [[1892 ел|1892]], [[Казан]], [[Казан өязе]], [[Казан губернасы]], [[Русия империясе]] — [[6 апрель]] [[1974 ел|1974]], [[Казан]], [[Татарстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте|ТАССР]], [[Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|ССРБ]])<ref>http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/volzhskaya/bio.htm</ref> — [[татар]] [[ССРБСәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|совет]] актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы ([[1926 ел|1926]]). Беренче татар актрисасы. [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|ТАССР атказанган артисты]] ([[1926 ел|1926]]). [[1907 ел]]дан [[«Сәйяр»|«Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасында]] чыгыш ясый. [[1912 ел]]да Өфәдә «Hyp» трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Өфәдә [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур» театры]] оеша.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы [[1892 ел|1892 елда]]да [[Казан|Казан шәһәрендә]] туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма үзе гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый.
 
[[1907 ел|1907 елда]]да Казанга [[Ильяс Кудашев-Ашказарский|Ильяс Кудашев]] җитәкләгән театр труппасы килә. Сәхибҗамал алар куйган спектакльләрне бик яратып карый. Аннары үзендә дә сәхнәдә уйнап карау теләге туа. 14 яшьлек Сәхибҗамал сәхнәгә аяк баса. Беренче уйнаган роле – «[[Кызганыч бала]]» драмасында Шәфика образы.
 
Сәхибҗамал [[1912 ел|1912 елда]]да [[Уфа|Өфәдә]] [[Сәйяр|«Сәйяр»]] артистлары [[Хәерниса Сәмитова]], [[Зөләйха Богданова]], [[Шакир Шамильский]] белән берлектә икенче татар театр труппасы [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»ны]] оештыра. Аларга бер төркем яшьләр килеп кушыла. Сәхибҗамал үзенең [[Идел буе|Идел буенда]]нда үсүе белән горурлана һәм тәхәллүсен "Волжская" дип алуы шуны күрсәтә.
 
«Нур» труппасы [[Шиллер|Шиллерның]]ның «Мәкер һәм мәхәббәт», [[Галиәсгар Камал|Г. Камалның]] «[[Бәхетсез егет]]», «Уйнаш», [[А. Островский|А. Островскийның]]ның «Яшен», [[Фатих Әмирхан|Ф. Әмирханның]] «[[Тигезсезләр]]», [[Гафур Коләхмәтов|Г. Коләхметовның]] «Яшь гомер» кебек әсәрләрен сәхнәгә куя. Сәхибҗамал аларда зур осталык белән уйный. [[Габдулла Тукай]], Сәхибҗамалны кояш белән тиңләп, аңа мәдхия җырлый:
 
''Күр, ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,''
 
''Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.''
 
''Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:''
 
''Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.''
 
Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Сәхиюҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга [[1926 ел|1926 елда]]да Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
 
[[Татарлар|Татар]] сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург [[Нәкый Исәнбәт]] «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр [[1963 ел|1963]] елда [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры|Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында]] куела.
 
[[Ватандашлар сугышы|Гражданнар сугышы]] башлангач, С. Гыйззәтуллина [[Ижау|Ижауга]]га китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике мәртәбә операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә.
 
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина [[1974 ел|1974 елда]]да [[Казан|Казанда]]да вафат була.
 
== Уйнаган рольләре ==
 
* [http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/volzhskaya.htm Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская хакында библиографик белешмәлек]
 
*
{{Сәйяр (1907-1918) труппасы}}
 
{{DEFAULTSORT:Гыйззәтуллинна-Волжская, Сәхибҗамал }}
[[Төркем:Татар артистлары]]
1 234 896

правок