Габдрахман Рәсүлев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 34:
[[1943 ел]]да армия өчен халыктан акча җыела. Мөфтинең бу турыда хәбәр итеп [[Сталин]]га тилиграм җибәрүе һәм җавап та алуы билгеле.<ref>[http://www.islam.ru/content/history/1488 Г. Расулев: «Мы, учёные Ислама и духовные деятели, призываем мусульман к единодушной защите любимой Родины»]</ref> Диния Нәзарәтенең тугызынчы мөфтие булган Г. Рәсүлевнең эшчәнлеге шактый кызыклы һәм нәтиҗәле була. Г. Рәсүлев сугыш елларында барлыкка килгән мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Бу елларда исә дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла.
 
[[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]]да дүрт Диния Нәзарәте барлыкка килгәч, [[1945 ел]]да хөкүмәт тарафыннан, мөфтиятләрнең эшләрен бер-берсенә туры китереп кору максаты белән, бердәм дини идарә төзү мәсьәләсе дә кузгалтыла. Мондый фикернең барлыкка килүенә мөфтиятләрнең төрле программа белән эш итүләре һәм, нәтиҗәдә, хаҗ сәфәрен оештырганда, чит ил кунакларын каршылаганда һ.б. очракларда төрле кыенлыклар килеп чыгу сәбәп була. Бу уңайдан Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле Кәримов, Мәскәүдәге җитәкчеләре кушуы буенча, мөфти Рәсүлев белән очрашып, аның фикерләрен сорашкан. Әлеге идея мөфтидә зур кызыксыну тудыра һәм ул, Мәскәүдә әлеге дини идарә оеша калса, үзен аның җитәкчесе итеп куярга тәкъдим итә. Гомумән, Г.Рәсүлев бу фикерне Уфа Диния Нәзарәтен Мәскәүгә күчереп, аның статусын күтәрү дип кабул иткән.
 
Мөфти бәйсез эш йөртергә тырышкан. Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язган: “Элеккеге мөфти Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”. Габдрахман Рәсүлев үз кулы белән “мәчетсез муллаларга” 917 таныклык тапшырган. 1945 һәм 1947 елларда хаҗ сәфәренә чыга.