Атом-төш энергиясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Тамга: кире кагылган
IanraBot (бәхәс | кертем)
Тамга: кире кагылган
Юл номеры - 16:
Атом энергиясен [[электр энергиясе]]нә әйләндерү буенча беренче нәтиҗәле тәҗрибәне [[1951 ел]]ның 20 декабрендә [[АКШ]]ның хәзерге Энергия департаментының INEEL Милли лабораториясе үткәрә. Атом-төш реакторы бу тәҗрибә вакытында 4 яктырткычтан торган чылбырга җитәрлек электр энергиясе бирә. Шул ук көнне тәҗрибә реактор-бридеры егәрен 100 кВтка җиткерә. 1966 елның 26 августында EBR-1 реакторы АКШның милли-тарихи һәйкәле дип игълан ителә.
 
Аңа кадәр 1945 елның августында АКШ [[Япония]]нең [[Хиросима]] белән [[Нагасаки]] шәһәрләренә атом бомбасы ыргытып, дөньяга үзендә яңа төр куркыныч корал булуы белән “мактанырга” өлгергән иде. [[1949 ел]]га кадәр АКШ атом-төш өлкәсендә беренче булып кала. Ә [[1949 ел]]да [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]]да беренче атом бомбасын сынап карыйлар. Атом бомбасы белән беррәттән, СССРда атом электр станциясен төзү проекты да эшләнә. Һәм озак та үтми, [[1954 ел]]ның 27 июнендә, [[Калуга өлкәсе]]ндәге Обнинск шәһәрендә дөньядагы беренче атом электр станциясе эшли башлый. Аның егәре нибары 5000 кВт була, әмма ул атом энергиясен тыныч шартларда куллану буенча яңа дәвергә нигез сала.
1958 елда Себер АЭСының беренче чираты сафка кертелә. Аның егәрлеге — 100 МВт. Проект буенча ул 600 МВт эшләргә тиеш була. Шул ук елда Белояр АЭСын төзү эше башлана. Аның беренче чираты 1964 елның 26 апрелендә ток бирә башлый. Ә сентябрьдә Нововоронеж АЭСының 1нче блогы тапшырыла. Аның егәрлеге 210 МВт була. Икенче блок 350 МВт егәрлек белән 1969 елның декабрендә сафка керә. [[1973 ел]]да Ленинград АЭСы эшли башлый.