Татарстан язучылар берлеге: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 28:
Берлек [[1936 ел]]да оеша.
 
Бүгенге көндә [[Татарстан]] язучылар берлегендә 333 язучы бар. [[Бөек Ватан сугышы]]ннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] таркалгач, миллион ярым татар кешесе [[Урта Азия]]дә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез [[Русия]] төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, [[Татар әдәбияты|милли әдәбият]]ыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү көннән-көн кыенлаша.
 
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не [[пинсә]] яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.