Салих Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up using AWB
Юл номеры - 30:
 
[[Рәсем:Салих Баттал очучы.jpg|left|Салих Баттал — очучы]]
[[1927 ел|1927]] елда Салих Баттал [[комсомол]] путёвкасы белән эшче-крестьян Кызыл Армиясе [[хәрби һава көчләре]]нең [[Ленинград]]тагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын [[Ырынбур]] очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928—1929), аннан соң өч елдан артык [[Брянск]] һәм [[Казан]] шәһәрләрендә [[очучы]] булып эшли. Бу чорда [[язучы]]ның әдәби иҗаты да активлаша. [[1929 ел|1929]] елда [[Сәвит Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге|СССР]] халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы [[сыйнфый көрәш]]не калку итеп сурәтләгән «Язулы яулык» (1930—1931) [[драма]]сы Татар дәүләт академия театры ([[ТДАТ]]) сәхнәсендә куела.
 
[[1933 ел|1933]] [[ел]]ның [[яз]]ыннан башлап [[1934 ел|1934]] елның ахырынача Салих Баттал һава көчләренең махсус [[конструкторлык бюросы]] янындагы сынау [[отряд]]ында хезмәт итә. [[1935 ел|1935]] елда исә, хәрби хезмәттән китеп, [[Бөек Ватан сугышы]] башланганга кадәр әдәби иҗат эше белән генә [[шөгыль]]ләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крестьяннар, [[Кызыл Армия]], очучылар тормышына бәйле күп кенә шигырьләре, [[поэма]]лары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», [[1940 ел|1940]] һ.б.), [[проза]] әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» ([[1938 ел|1938]]) исемле [[пьеса]]сы языла. Соңгысы, [[1939 ел|1939]] елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясенә лаек була. Ул шулай ук аерым [[китап]] булып та басылып чыга.