Киҗе-мамык: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к using AWB |
Тамга: кире кагылган |
||
Юл номеры - 4:
'''Киҗе-мамык''' – [[җеп]], [[целлюлоза]] һ.б. әзерләү өчен кулланыла торган [[Мамык (үсемлек)|мамык]] үсемлегенең орлык сүсе.
Мамык сүсен кешеләр кыргый хәлдә үскән мамык үсемлегеннән бик күптән үк җыя башлаганнар, һәм ул борынгы заманнардан ук культуралы үсемлек булып саналган. Барыннан да элек аны [[Һиндстан]]да, аннан сон [[Кытай]]да һәм [[Мисыр]]да үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, [[АКШ]]та, [[Кытай]]да, [[Брәзил|Бразилия]]дә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.
Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма [[сугару]] юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга.
|