Парагвай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 61:
== Географик мәгълүмат ==
[[Рәсем:Парагвай картасы.gif|330px|thumb|right|Парагвай картасы]]
Парагвай Җөмһүрияте [[Көньяк Америка]]ның үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта [[Аргентина]], төньякта һәм төньяк-көнбатышта [[Боливия]], көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта [[Брәзил|Бразилия]] белән чиктәш. Ил [[Парагвай елгасы]] белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле [[Гран-Чако]] өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.
 
== Икътисад ==
Электр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары (аеруча {{comment|[[кытай борчагы]]|соя}}) җитештерелә.
 
Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм [[Брәзил|Бразилия]] белән [[Аргентиина]] базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.
 
Төп экспорт товарлары – {{comment|[[кытай борчагы]]|соя}}, мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.