Әбрар Кәримуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Биография: clean up using AWB
Юл номеры - 30:
[[1943 ел]]ның [[7 гыйнвар]]ында ул [[Кызыл Армия]]гә чакырыла. Хәрби курсант училищесын тәмамлагач, миномет наводчигы сыйфатында фронтка җибәрелә. [[Курск дугасы]]ндагы сугышларда, [[Украина]]ны, [[Венгрия]]не, [[Чехословакия]]не, [[Румыния]]не азат итүдә катнаша. Аннары [[Ерак Көнчыгыш]]ка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. [[Монголия]], [[Кытай]]дагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет [[1947 ел]]да гына туган авылына кайта.
 
Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны [[Казан үнивирситите|Казан университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Укыган чакта үзен матди яктан тәэмин итү өчен аңа тимер юлда һәм елга порты причалларында йөк ташырга, урам җыештырырга, кешеләргә утын кисәргә, ә җәен төзелештә эшләргә, урман кисәргә туры килә.
Ә.Кәримуллин бик тырышып укый. Беренче сессияне үк "бишле"ләргә генә тәмамлап, күтәренке стипендия ала, дүртенче курстан исемле стипендия дә ала башлый.