Хөсәен Фәезханов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 28:
[[1828 ел]]да Сембер губернасы, [[Сабачай]] авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. [[1850 ел]]да [[Казан]]га килә. [[Мәрҗания мәдрәсәсе]]ндә [[Шиһабетдин Мәрҗани]]дән дәресләр ала. [[1854 ел]]да көнчыгыш телләрне укытырга [[Питырбур]]га эшкә чакыралар.
=== Питырбур университетында ===
[[Казан үнивирситите|Казан университеты]]ның Көнчыгыш бүлеге 1855 елда Питырбурга күчерелгәннән соң, А. К. Казембек һәм И. Н. Березин тәкъдиме белән, X. Фәезханов башкала университетына төрек-татар теле укытучысы итеп чакырыла. Питырбур укыту округы попечителенең бу уңай белән мәгариф министрына тәкъдим язмасында болай диелә: «Бу чын ориенталистны... төрек телләре кафедрасына алу файдалы булыр иде». Ләкин рәсми карар тоткарланып тора. Фәнгә үз өлешен кертергә омтылып, X. Фәезханов башта хезмәт хакы алмыйча эшләргә ризалык бирә, тик «үзенең университеттагы хезмәтен чын хезмәт итеп санауларын» шарт итеп куя. [[Питырбур университеты]] җитәкчелеге һәм укыту округы попечителе министрлыкка яңа тәкъдимнәр белән керәләр. Мәгариф министры 1857 елның 24 ноябрендә генә X. Фәезхановны Питырбур университетының төрек-татар телләре укытучысы итеп билгеләргә рәсми рөхсәт бирә. Биш елдан соң, 1862 елда, ул, сенат указы белән, Көнчыгыш телләре факультетының лекторы итеп билгеләнә.
 
Табигый сәләте, гарәп, татар телләрен һәм әдәбиятын төпле белүе, дөньяга киң карашлы булуы X. Фәезхановны «үз белгечлеге буенча кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аларның барысына да файда китерергә әзер торучы иң укымышлы укытучылардан берсе» итеп таныта. Питырбур университетында әллә ни озак эшләмәсә дә, X. Фәезханов лектор-педагог буларак та, кеше буларак та үзе турында бик җылы тәэсир калдыра.