Казан дәүләт аграр университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат яңарту: яңа ректор билгеләнде
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 11:
'''Казан дәүләт аграр университеты''' — [[Казан]]дагы [[югары уку йорты]].
==Тарихи белешмә==
[[1918 ел]]ның [[25 ноябрь|25 ноябрендә]] Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында [[Казан үнивирситите|Казан университеты]] каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. [[1922 ел]]ның [[22 май|22 мае]]нда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, [[авыл хуҗалыгы]] һәм [[урманчылык]] бүлекләреннән мөстәкыйль ''Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын'' булдыру турында [[РСФСР]] Главпрофобрның карары басылып чыга.
 
[[1926 ел]]ның маенда институт бүлекләре:
Юл номеры - 20:
[[1927 ел]]ның җәендә институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы каршында машина сынау станциясе булдырыла.
 
Шушы полигон базасында [[1929 ел]]да Татарстанда беренче машина сынау станциясе оеша.
 
[[1927 ел]]ның 11 октябрендә институтка татар яшьләренә “яшел ут” ачкан төрки-татар рабфагы кушыла. Шуңа бәйле рәвештә 1927 елдан алып 1929 елның январенә кадәр татар студентларының саны 4,6 дан 11,4% ка арта.
 
1930 елда институт 2 вузга бүленә: урман-техник ([[Йошкар-Ола]] шәһәре) һәм авыл хуҗалыгы институты (Казан шәһәре). Шулай итеп, [[1930 ел]]да институт составына бары тик бер генә – агрономия факультеты гына керә.
 
[[1933 ел]]ның көзендә Казан авыл хуҗалыгы институтына зоотехника факультеты дип үзгәртеп сөт хуҗалыгы институты кушыла. Соңрак бу факультет [[Казан ветеринар институты]]на бирелә.
 
[[1941 ел]]да 52 студент һәм ректор Анисимов җитәкчелегендә укытучылар фронтка китә.
 
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиләк-җимеш – яшелчә (1943–1948), агроурманмелиорация факультетларында (1949–1955) студентлар әзерләү эше алып барыла.
 
[[1950 ел]]да авыл хуҗалыгын механикалаштыру дигән яңа факультет ачыла.
 
[[1961 ел]]да икътисад факультеты ачыла. Озак еллар дәвамында (1965–1992) җитәкче кадрлар авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшләп килә.
 
Мәгариф һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карары нигезендә [[1995 ел]]да Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре уку-фәнни үзәк буларак ''академия'' статусы бирелде.
 
Хәзерге вакытта академия структурасына [[Норлат]] шәһәрендәге филиал, [[Баулы]], [[Буа]], [[Минзәлә]], [[Бөгелмә]] шәһәрләрендәге вәкиллекләр керә.
 
Шулай ук монда вузга керү өчен әзерлек факультеты, аспирантура, диссертация советы, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, тәҗрибә кыры, уку-фәнни җитештерү үзәге, китапханә, музей, информацион технологияләр үзәге бар.