Локман Закиров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 33:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Л.Ф.Закиров_1.jpg|200px|thumb|right|«Абитуриентлар» китабы. ''[[1993 ел|1993]]'']]
[[1928 ел]]ның [[19 февраль|19 февралендә]] [[Татарстан АССР]] [[Мамадыш кантоны]] (хәзерге [[Мамадыш районы]]) [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]] авылында тимерче гаиләсендә туган. Әтисе Фатыйх, әнисе Нәкыя. [[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]] мәктәбен (7 сыйныф)<ref>[[Түбән Ушмы (Мамадыш районы)|Түбән Ушмы]] мәктәбеннән 5 язучы чыккан: [[Хуҗи Мәхмүтов]], [[Зиннур Мансуров]], [[Шаһинур Мостафин]], [[Ринат Мөхәммәдиев]], Локман Закиров</ref><ref>[http://noshma.edusite.ru/p21aa1.html Түбән Ушмы мәктәбен тәмамлаучылар]</ref>, Мамадыш педагогия укуханәсен (''[[1945 ел|1945]]'') тәмамлаган. [[1945 ел|1945]]—[[1948 ел]]ларда [[күмәк хуҗалык]]та эшли, Түбән Ушмы һәм башка авыл мәктәпләрендә укытучы була. [[1948 ел]]да [[армияәрме|хәрби хезмәткә]] алына, авиатор булып хезмәт итә. Хәрби хезмәт срогы тулгач, [[әрме|армия]]дә кала. [[Киев]]та авиация институтын (''[[2000 ел]]дан Милли авиация университеты'') (''[[:uk:Національний авіаційний університет|uk]]'') тәмамлап, хәрби очучы була, 25 ел хезмәт итә.
 
== Иҗаты ==
Документаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика жанрында эшли. Кыска яза. [[әрме|Армия]]дә офицер булып хезмәт иткәндә, мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. [[Пенсия]]гә чыккач, ныклап яза башлый. Язмаларын [[Мәскәү]] газета-журналлары «Огонек», «Москва», «Новое время», «Столица», «Литературная газета», «Новая газета» бастырып чыгара. «Огонек» журналында «''Сколько стоит загробная жизнь вождя?''» дигән (''[[Бөек Ватан сугышы|сугыш]] вакытында, [[1941 ел|1941]]—[[1944 ел]]ларда [[Владимир Ленин|Ленинның]] җәсәде [[Мәскәү]]дә, мавзолейда түгел, [[Төмән]]дә саклануы турында'') мәкаләсе басылгач, шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастыра. «[[BBC|Би-Би-Си]]», «Голос Америки» ({{lang-en|Voice of America}}), «Немецкая волна» ({{lang-de|Deutsche Welle}}), [[Азатлык радиосы]]ннан язмаларын укыйлар. [[Үзгәртеп кору]]ның (''[[:ru:Перестройка|ru]]'') беренче елларында [[Казан]]да әсәрләрен басмыйлар<ref>[http://shahrikazan.ru/index.php/news/fiker/lokman-zakirov-minem-tatar-keshese-buluyimnyi-bell Локман Закиров: «Минем татар кешесе булуымны беләләр».] «[[Шәһри Казан]]»«», 05.04.2015</ref>. [[1995 ел]]да чыккан «Мостафа» китабы<ref>[https://search.rsl.ru/ru/record/01001718057 Закиров, Лукман Фатыхович. Мустафа: Повести и рассказы.] Российская государственная библиотека {{ref-ru}}</ref> (''Казан: «Таң-Заря», 1995'') «Ел китабы» конкурсында 1нче урын алгач, Казанда да танылу ала. Беренче тапкыр аның [[Татарстан]] турындагы «Коммунизм утравы» дигән мәкаләсен «[[Шәһри Казан]]» газетасы тәрҗемә итеп бастыра<ref>''Ландыш Әбүдарова.'' [https://www.azatliq.org/a/2052160.html Локман Закир: Язучы оппозициядә булырга тиеш.] [[Азатлык радиосы]], 25.05.2010</ref>. Егермеләп китабы чыккан (''публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар, хикмәтләр, күпчелек китапларын дачасын, машинасын саткан үз акчасына бастыра''). Китапларның сюжеты танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган, фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Иҗатына тәнкыйть белән караучылар да бар: авторны фактлар белән бик «кыю» эш итә дип саныйлар<ref>[http://www.tartaria.ru/dikobr62.html Оргазм в стадии маразма.] Сайт tartaria.ru</ref>. «Гнездо кукушки», «Вершина айсберга» китаплары [[Татарстан китап нәшрияты]]нда басылып чыга. Кыска мәкаләләре, шәрехләмәләре, хикмәтләре «Звезда Поволжья» газетасында даими басыла.
 
== Китаплары ==